ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2019 ел
якшәмбе

13 нче апрель конне Олы Арташ авыл клубында Тат.Икшермэ авылы узешчэннэре коче белэн "Жырлап яшик туган жирдэ" дип исемлэнгэн концерт куелды. Концерт җыр һәм биюләргә бик бай булды. Тамашачы үзешчәннәрнең концерт номерларын көчле алкышлар белән каршылады.


saby.tatarstan.ru

13 НЧЕ АПРЕЛЬ КӨННЕ Лесхоз мәдәният йорты сәхнәсендә урман селекция – орлыкчылык һәм Дендролоия бакчасы коллективы тарафыннан Аманулланың “Моңлы ядкәр” спектакле сәхнәләштерелде. Әсәр трагикомедия жанрында, гади булмаган бу әсәрне “артистлар” бик отышлы башкардылар. Иң мөһиме – халык аларны көчле алкышларга күмде.


saby.tatarstan.ru

Яшьләргә ятрак булса да, өлкән буын хәтерлидер, авылларда кич җиттеме капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула иде. Соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, кемдә өмә ясыйсы, кемгә булышасы, нинди бәйрәм оештырасы – барысы да шунда сөйләшенә. Аннан соң күңел ачулар башлана. Гармунга кушылып җырлау, уеннар , биюләр, капка төбендә кич утыруның дәвамы була иде. Өлкәннәр сагынып искә төшергәндә, 13 апрель көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре менә шушы гореф-гадәтне яңарттылар. Кич утыру өчен мәдәният йорты сәхнәсе капка төбе итеп әзерләнде. Әлеге чара үзешчәннәр сәхнәләштергән күренешләр татар халкының милли уеннары белән бергә ике сәгать дәвам итте. Кич буе уен- көлке, дәртле биюләр, күңелле җырлар тынып тормады. Тамашачы бу чараны яратып кабул итте.


saby.tatarstan.ru

12нче апрель көнне Шекше мәдәният йортында Саба районы прокуратурасы, хәрби комиссариат һәм сак бүлеге хезмәткәрләренең иҗат-отчет концерты булды. "Яңгырасын йөрәк җырларым" дип исемләнгән программаны тамашачылар яратып карады.


saby.tatarstan.ru

13
апрель, 2019 ел
шимбә

Санитар-экологик икеайлык кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре территорияләрне чистарту буенча өмә оештырды.


saby.tatarstan.ru

Район мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Кынгырау" балалар бакчасы балалары өчен Косманавтика көненә багышланган күңел ачу программасы оештырдылар.


saby.tatarstan.ru

2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

1 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә көлке көне уңаеннан “Җанлы кәмит!” дип исемләнгән юмористик концерт утте. Тамашачылар өчен Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады. Концертта театраль күренешләр, миниатюралар, сатирик куплетлар, биюләр, вокаль номерлар күрсәтелде. Катнашучылар гына түгел, залдагы тамашачылар да бик күп уңай эмоцияләр ала алдылар.


saby.tatarstan.ru

1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

29 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Иләбәр авыл клубында “Чын куңелдән” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт җырлар, биюләр, миниатюралар белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны чын куңелдән көчле алкышлар белән карадылар.


saby.tatarstan.ru

28нче март көнне Татарстан Республикасының Әлмәт районында балалар фольклор коллективларының "Моңлы тамчы" VII Республика фестивале үтте. Анда Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Л.А. Хисмәтова) да катнашты. Коллектив "Капка ачу" күренеше күрсәтеп Лауреат исеменә лаек булды һәм диплом, истәлекле бүләкләр алып кайтты.


saby.tatarstan.ru

30
март, 2019 ел
шимбә

2019 елның 30 мартында Йошкар-Ола шәһәрендә «Чулпан " VIII төбәкара балалар үзешчән иҗаты фестиваль - конкурсы узды. Әлеге конкурсның максаты-талантлы, үзенчәлекле коллективларның сәнгать потенциалын эзләү. «Республика татар мәдәният үзәге» дәүләт мәдәният учреждениесендә узган бу фестивальдә «Яшьлек» хореография коллективы, «Тамчы» вокаль ансамбле, шулай ук катнаш башкаручылар Нуриевның «Вокал» номинациясендә, Зәйнетдинова Ралина һәм Хәйруллина Динара катнашты.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International