ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2019 ел
шимбә

30 март көнне район мәдәният йортында " Татар кызы - 2019 «бәйгесенең муниципаль этабы узды.


saby.tatarstan.ru

Анда Түбән Симет, Креннә, Яңа Мичән авыл мәдәният йорты , Тимершык авыл мәдәният йорты , Көек , Кече Шыңар авыл мәдәният йорты, Мигер авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре катнашты . Шулай ук сәхнәдә Теләче районының Максабаш авылы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларын күрү дә күңелле булды.Алан, Арча районының Курса-Почмак.   Программа бик төрле иде. Башкаручыларның осталыгы, ярдәмчеллеге аркасында концерт тамашачылар өчен дә, катнашучыларның үзләре өчен дә чын бәйрәм булды. Очрашуның беренче минутларыннан җылы дустанә атмосфера урнашты. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алды. Концерт программасы иске һәм игелекле дуслар очрашуын хәтерләтте.
Чын күңелдән, юмор белән һәм гаиләдәге вакыт сизелми дә үтеп китте. Тамашачылар бик озак кадерле кунакларны җибәрмәде, күтәренке кәеф өчен рәхмәт әйттеләр һәм иҗади уңышлар теләделәр.


saby.tatarstan.ru

28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

27 март көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында балалар өчен Бөтендөнья Театр көненә багышланган "Бөтен дөнья театр" дип исемләнгән чара булып узды. Башта тематик әңгәмә булды, аннары "Татар театры нәрсәдән башланды?" дип исемләнгән презентация карадылар. Әңгәмә барышында балалар бик күп яңалыклар белделәр-беренче татар пьесасы кайчан язылган, иң беренче татар театры кайчан куелган,татар профессиональ театрының чишмә башында кемнәр торган.


saby.tatarstan.ru

27
март, 2019 ел
чәршәмбе

27 нче мартта Лесхоз мәдәният йорты сәхнәсендә Мишә авылы җирлеге Сабабаш авылы мәктәп коллективы һәм үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелгән Юныс Әминовның «Язылмаган законнар” әсәре сәхнәләштерелде. “Артистлар” үз рольләрен бик тырышып, сәнгатьле итеп башкардылар, халык алврны көчле алкышларга күмде.


saby.tatarstan.ru

26
март, 2019 ел
сишәмбе

26 март көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы барысын да бәйрәм белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм барлык башлангычларда уңышлар теләде.


saby.tatarstan.ru

2019 нче елның 25 март көнендә “Әллүки”, “Бәләкәч”, “Кыңгырау” балалар бакчаларының зур һәм урта төркем балалары Саба балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр. Космик корабльне күз аллап төрле планеталарга юл тоттылар. Бер планетадан икенче планетага сәяхәт җыр-биюләр, уен коралларында башкарган әсәрләр белән үрелеп барды. 


saby.tatarstan.ru

25
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 24 нче март көннендә, Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының А. А. Фәтхуллин җитәкчелегендәге укучылар тынлы оркестры, Балашиха шәһәренең «2 нче номерлы балалр тынлы музыка мәктәбе» ндә узган Тынлы уен коралларында башкаручылар  ачык Мәскәү өлкәсе конкурсында.  

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел...
23 март көнне Чабия Чурчи авылы клубында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.авыл халкы һәм кайткан кунаклар Нәүрүз боткасы белән сыйланды. татар халкының төрле уеннары уйналды.Уеннар концерт номерлары белән аралашып барды.Бәйрәм ахырында дискотека үткәрелде. Бәйрәмнән беркем дә бүләксез кайтып китмәде


saby.tatarstan.ru

Нәүрүз дан булсын! Әнә шулай безнең борынгы бабаларыбыз да Нәүрүз бәйрәмен көтеп алганнар. Тимершык авылы халкы бәйрәмне шундый сүзләр белән каршы алды.24 март көнне мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәм концерт номерлары белән башланып китте.Әлеге тамашаны күреп, Язсылу кызы да бәйрәмдә катнашырга теләк белдерде.
Бәйрәм хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды. Шигъри юллар аша алып баручылар табигатьне, туган җирен, аның сынмас байлыкларын – урманнарны, елгаларны һәм канатлы дусларын яратырга һәм сакларга өндәделәр. Бәйрәмдә яңгыраган татар җырлары һәм биюләре барысына да ошады. Нәүрүз бәйрәме бер сулышта үтте. Ә саф һавада кыздырылган ботка ничек тәмле иде инде!


saby.tatarstan.ru

24 март көнне Иске Икшермэ мэдэният йортында язгы бәйрәм Нәүрүз үткәрелде. Бәйрәм балалар чыгышы белән башланып китте һәм Иске Икшермэ мэдэният йортынын үзешчән башкаручыларынын җырлары һәм биюләре белән дәвам итте. Күнелле уеннардан соң, бөтен халык тәмле ботка,коймак, чәй белән сыйлады.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International