ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2020 ел
җомга

ЮХИДИ белән бәйле мәсьәләләрне машина йөртүчеләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында хәл итә алалар. Әйтик, машина йөртү хокукын алу яки алыштыру, автомобильне теркәүне.


bavly.tatarstan.ru

27
март, 2019 ел
чәршәмбе

    2019 елның 19 мартыннан 31 мартына кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан «Язгы каникуллар» профилактик чарасы үткәрелә, аның кысаларында балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтүгә төп игътибар бирелә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балигъ булмаганнар белән «Тукта – синең тормыш куркыныч шартларда!” карточкаларын төзеп профилактик чаралар үткәрелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактлары турында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә, мәгариф органына хәбәр итәргә кирәк.

Тэги: ЮХИДИ
saby.tatarstan.ru

8
март, 2019 ел
җомга

   Саба районында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Автоледи өчен чәчәкләр» акциясе уздырылды. Акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Гаязов Марат Мидхәт улы транспорт чарасы белән идарә итүче хатын-кызларны туктатты һәм лалә чәчәкләре бәйләмен бүләк итте. ЮХИДИ хезмәткәре автоледиларны якынлашып килүче язгы бәйрәм белән котлады, гүзәл затларга сәламәтлек, мәхәббәт һәм матурлык теләде.

Тэги: ЮХИДИ
saby.tatarstan.ru

   2019 елның 6 мартында ЮХИДИ бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре Саба гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә "Җәяүле кичүе!" профилактик акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты - яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны пропагандалау һәм җәяүлеләр юл аша чыгу урыннарында игътибарны арттыру. Рейд барышында Дәүләт автоинспекциясенең яшь ярдәмчеләре яктылык кайтаручы элементлар турында белешмәлекләр тараттылар, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән әңгәмәләр уздырганда, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда аеруча игътибарлы булырга кирәк дигән өндәмә белән мөрәҗәгать иттеләр.

Тэги: ЮХИДИ
saby.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

  Кичә, 24 гыйнвар конне, Сабанын Мэктэп урамында  16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары йөртүчеләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерү үткәрелде. "Тоннель" операциясе барышында 90нан артык автомобиль тикшерелде һәм 23 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Тэги: ЮХИДИ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International