Чисталык икеайлыгы кысаларында Сатыш авыл зиратында өмә булып узды. Авыл халкы һәм авылдан читтә яшәүчеләр катнашында узган өмәдә агачлар киселде, тротуар ясалды.
2023 нче ел, президентыбыз В.В.Путин указы нигезендә, Россиядә Укытучы һәм остаз елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә "Остаз-мөгаллимнәр" дип исемләнгән кичә узды. Чарага гомерләрен озак еллар мәгарифкә, балаларга белем бирүгә багышлаган, стажлы укытучыларыбыз чакырылган иде. Алар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күтәренке рухта узды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Янгынга каршы көрәшүчеләр һөнәре – иң авыр һәм җаваплы профессияләрнең берсе. Алар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 20.10.2022 Указы нигезендә 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында Чемпионат. Сатыш авыл җирлегеннән 3 команда катнаша: Сатыш-1, Сатыш-2 һәм Бигәнәй.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары язгы өмәдә катнашты. Күмәк көч белән территорияне чүптән арындырдылар, тырмаладылар,кар тараттылар.
"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командасы Теләче районы Шадке авылында физик культура укытучысы Мингалиев Г.Г. истәлегенә волейбол буенча ачык турнирда 2 урын яулады.
"Яшь мастер" (BabySkills) чемпионатының муниципаль этабы узды. Чемпионатта Сатыш балалар бакчасында тәрбияләнүче Шакирова Ясминә Илназ кызы "Рәсем сәнгате" компетенциясе буенча катнашты һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнде.Балаларның зур тырышлык белән ясаган рәсемнәре бик матур килеп чыкты, шулай ук барлык сорауларга да дөрес җавап бирделәр.
Сатыш авыл китапханәсендә актив укучылар арасында "Иң яхшы укучы"итемасына укучылар конкурсы уздырылды.