ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2026 ел
сишәмбе

Сатыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл  тирәлегендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Бюджет системасы хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Чисталык икеайлыгы кысаларында Сатыш авыл җирлеге зиратларында өмәләр булып узды.Авыл халкы, кайткан кунаклар актив катнаштылар. Өмәдә катнашучылар тирә-якны коры-сарыдан, коелган яфраклардан һәм кыш буе җыелган башка чүп-чардан чистарттылар. Авыл зиратын тәртипкә китерү өчен күп көч  кирәк булды. Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында - бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә "Хезмәтне саклау-балалар күзлегеннән" дигән "Интеллектуаль - уен викторинасы" узды. Балалар участокта уеннар уйнаганда, шөгыльләр, экскурсияләр вакытында саклык чаралары турындагы сорауларга җавап бирделәр, беренче ярдәм күрсәтү буенча сюжетлы-рольле уен уйнадылар. Һәркайда, һәрвакыт сак булыйк, сәламәтлек, иминлегебез - үзебезнең кулларда.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2026 ел
сишәмбе

25 апрелендә Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә" «Цифрлы гигиена» дип исемләгән чара узды. Чарада катнашучылар цифрлы һәм финанс куркынычсызлыгы тематикасын ачыклый торган видеоролик карадылар.  Әлеге чаралар үзләрен, якыннарын һәм җәмгыятьне төрле куркынычлардан саклый алырлык аңлы буын тәрбияләү өчен мөһим.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. белән очрашу булып узды. Җирлек башлыгы авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан нинди программалар гамәлгә ашырылуы, халыкка тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, кунакны “Беренчеләр Хәрәкәте” эшчәнлеге белән дә якыннанрак таныштырдылар, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Бигәнәй командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 2 нче урынны яулады. Сатыш командасы Өмет кубыгында 3 урын алды. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. һәм Сатыш урта мәктәбенең активистлары Татарстан Республикасы Рәисе  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2026 ел
җомга

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге окс ОКС
saby.tatarstan.ru

19 апрель-совет халкының геноцидын искә алу көне. Бу фаҗигале дата алдыннан Ш.З. Зиннурова исемендәге Сатыш урта мәктәбендә укучылар белән "Йөрәктә хәтер" дип исемләнгән чара үтте. «Йөрәктә хәтер» - үткәнгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә тарих онытылмаска, Бөек батырлыкка кагылырга, аның әһәмиятен аңларга һәм геройлар турындагы истәлекне үз йөрәгеңдә сакларга тиеш дигән мөһим искәртмә дә ул.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14 апрель көнне Сатыш авылында "Беренчеләр хәрәкәте"нең Явлаштау беренчел бүлеге активистлары белән очрашу булды. Очрашу барышында активистлар Сатыш авылында һәлак булган сугышчыларга куелган обелискны чистарттылар, яр буена агачлар утырттылар. Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф. Ф. Шәфигуллин балаларга җылы теләкләрен җиткерде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International