ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2022 ел
җомга

Пионериянең туган көне һәм аның 100еллыгы уңаеннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә төрле тәрбияви, кызыклы чаралар уздырылды. Мондый чаралардан, Пионерия музее ачылу, пионер җырларыннан торган кичә-конкурсларны санап китәргә була. “Без пионер чакларда” дигән исем астында, төрле чорларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр белән очрашу - аерым игътибарга лаеклы чара булды. Чарада кунаклар үзләренең ничек итеп октябрят, пионер, комсомол булулары һәм пионервожатый булып эшләгән чорлары турында ялкынланып сөйләделәр. Чара барышында укучыларның дружина байрагын алып керү мизгеле аеруча истә калырлык булды. Бәйрәмдә күп кенә элеккеге пионер җырлары җырланды. Бу очрашу килгән кунакларда да, балаларда да якты истәлек һәм хәтирәләр калдырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авылы яр буенда бюджет оешмалары катнашында агачлар утырту оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Хезмәт коллективлары, СП һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды. Сатыш авыл җирлегеннән "Бигәнәй волейбол командасы 1 урын алды. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә Гыйләҗев Илсаф (Бигәнәй) яулады. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Үсеп килүче яшь буын арасында имин тормыш культурасын пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Бөтенрәсәй “Тормыш иминлеге нигезләре” ачык дәресе узды. Әлеге чарада  Саба һәм Теләче районнары буенча ТР МЧС идарәсе, Саба районы дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре дә катнашты. Укучылар чакырылган кунаклар һәм укытучы Карамов А.Р. белән берлектә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтүне искә төшерделәр. Әңгәмә практик күнегүләр белән ныгытылып барды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

“Хәтер бакчасы" табигатьне саклау акциясе кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләре агач утыртуда катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты.  Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлап Республика Президенты һәм район Башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2022 ел
шимбә

22 апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөтендөнья Җир көне уңаеннан "Җир көне" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. 

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 нче апрель  көнне Сатыш "Кояшкай" балалар  бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте. Тревога тавышына балалар, бөтен эшчеләр, тиз арада җинелчә генә киенеп, запас чыгу  юлыннан урамга чыгып, куркынычсыз урынга тезелеп бастылар. Бу көнне балалар янгын, аннан саклану кагыйдәләрен һәм янгыннарны булдырмый калу чараларын яхшы итеп үзләштерделәр .

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International