Яңа Мичән мәдәният йортында "Кич утыру" багышланган чара уткәрелде.
Татар халкының иң яраткан йолаларының берсе - "Кичке утыру". Борын-борыннан татар авылларында хатын-кызлар кичләрен бер түбә астына җыелып, кул эшләре белән шөгыльләннәләр: кызлар сөлгеләр, пәрдәлщр һәм сөеклесенә кулъяулыклар, ә өлкәнрәк хатын-кызлар яулыклар, оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Шунда ук төрле уеннар оештырганнар, табышмакларга җавап биреп, җырлар җырлап һәм биеп утырганнар.
1 октябрь көнне ,Мичән авыл җирлеге биләмәсенә кергән бюджет оешмаларында өлкәннәр көненә багышланган күңелле чаралар үтте. Бәйрәм чарасында авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады. Өлкәннәребез мәктәп укучыларының чыгышларын яратып кабул иттеләр. Өлкәннәр чәй табыны артында матур концерт карап ял итеп утырдылар, аннары үзләре дә җырлап - биеп күңел ачтылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
19 нчы сентябрь көнне Мичән авыл җирлеге Советы депутатларының беренче утырышы уздырылды.
1 нче сентябрьдә Мичән төп мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 4 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.
3 сентябрь көнне Мичән авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р. Ишниязов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Мичән авыл җирлеге башлыгы А.А.Гәрәев халык каршында 2015-2020 нчы елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020-2025 нчы елларда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.
21 июнь киченнән 22 июнь иртәсенә таба, Мичән авыл җирлеге буенча “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде. Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә, кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабызылды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез.
16 февраль көнне Мичән авыл җирлегенең Яңа Мичән авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, өлкән яшьтәге үзешчән артистлар белән берлектә " Үткәннәр сагындыра " дип исемләнгән ретро концерт оештырдылар.
7 февраль көнне Мичән авыл җирлегендә массакүләм "Россия чаңгы юллары-2020" чарасы узды. Чаңгы ярышында 170 кеше катнашты. Барлык яшь группаларында җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр
6 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында Саба ҖЧҖ Мичән, Тимершык бүлекләренең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча отчет җыелышы булып узды. Директор Шәйхуллин Айзат Наил улы һәм баш белгечләр 2019 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2020 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнаштылар.
27 гыйнварда Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Керәнне авыл клубында укучылар тыл һәм хезмәт ветераннары белән очраштылар. Тыл ветераны Шәйдуллина М. балаларга авыр,кырыс сугыш еллары турында сөйләде. Укучылар безнең хөрмәтле ветераннарыбызның сугыш хәрәкәтләре , тылдагы хатын-кызлар һәм балаларның хезмәте турындагы хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичә ахырында чәй эчү оештырылды.