Яңа Мичән авылының Строительная урамында юлны ремонтлау эшләре башкарылды. Эшне "Рамазан"ҖЧҖ башкарды.
Яңа Мичән авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, авылдашлары өчен, Казан шәхәренә экскурсия оештырдылар. "Пирамида"кунел ачу узэгенэ "Болгар" радиосы оештырган "Уткэннэр сагындыра"дигэн концерт карадылар. Апаларыбыз булган һәр җирдән бик кәнагать калдылар, яшьлек елларын искә алып, күңелләрендәге хәтирәләрен яңарттылар. Алар бу экскурсияне уйлап табучыларга, оештыручыларга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Яңа Мичән авылында Кооперативная урамы буенча юллардагы чокырларны ямау буенча эш башкарылды. Эшне "Рамазан"ҖЧҖ башкарды.
"2019 елда ТР муниципаль берәмлекләренең авыл торак пунктларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модуль пунктларын төзү һәм аларны җиһазлар белән тәэмин итү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында "СТРОЙТРАНСИНВЕСТ" ҖЧҖ Керәнне авылында кибет төзү эшләрен дәвам итә.
"2019 елда ТР муниципаль берәмлекләренең авыл торак пунктларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модуль пунктларын төзү һәм аларны җиһазлар белән тәэмин итү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында "СТРОЙТРАНСИНВЕСТ" ҖЧҖ Керәнне авылында кибет төзү эшләрен дәвам итә.
Иске Мичән авылында мастерской бинасын төзү эшләре дәвам итә.
2019 елның 26 октябрендә Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда Мичән авыл җирлеге актив катнашты һәм шәһәр халкына авыл халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларының экологик чиста продукциясен тәкъдим итте.
Керәнне авылы клубында « Көзнең яме-көзге муллыкта”-дип исемләнгән “ Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде.
14 октябрь көнне, Яңа Мичән авыл китапханәсендә ,7 нче Төбәкара “ Китапханәдә М.Ю. Лермонтовны укыйбыз” акциясе кысаларында , “ Михаил Лермонтов-гордость и слава России”- дигән әдәби сәгать үткәрелде. Бөек рус язучысының китапларыннан күргәзмә куелды, шигырьләре кычкырып укылды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында, Мичән авыл җирлегенә кергән авылларда, мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары оештырдылар. Барлык пенсионерлар да үзләре эшләп чыккан оешмалардан бүләкләр алдылар.