ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла.

30 март көнне Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашты. Авылда җитештерелгән, экологик яктан чиста продукция тәкъдим итте.

2 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы  ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ” Явлаштау” командасына каршы уйнап, җиңү яулады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Мичән мәдәният йортында һәм Керәнне авыл клубында  "Нәүрүз" бәйрәме билгеләп үтелде. Мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән бәйрәм табыны әзерләнде, күңелле уеннар оештырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә -бөтен дөньяда яңа буын тәрбияләнә торган җәмгыятьнең бер өлеше булып тора. Гаилә бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләр кешенең психологик яктан сәламәтлегенә һәм баланы өлкәннәр тормышына тәрбияләүдә зур роль уйный. Чөнки ул якыннарының ярдәмен һәм аларның мәхәббәтен тоеп яши.

 Барлык гаиләләр дә үз тарихы бар. Уртак бәйрәмнәр үткәрү балалар бакчалары һәм мәктәпләр тарафыннан гамәлгә ашырыла .

15 март көнне Мичән төп мәктәбендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күптән көтелгән гаилә бәйрәме булып узды. Гаилә бәйрәменә башлангыч сыйныфларның әти-әниләре чакырылган иде. Гаилә бәйрәме бик күңелле үтте. Һәр гаилә бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан , Мичән авыл җирлеге учрежденияләрендә,  әлеге якты язгы бәйрәмгә багышланган чаралар булып узды. Әлеге чараларда  гүзәл затлар адресына котлау , рәхмәт сүзләре, соклану һәм  матур комплиментлар яңгырады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

6 март конне көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. ” Мичән” командасы чемпионат барышында барлык уеннарда да актив катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла.

Мичән авыл җирлегендәге барлык авыл клубларында һәм топ мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар оештырылды. Чараларда ир-егетләр төрле спорт һәм интеллектуаль уеннарда көч сынашты. Хатын-кызлар аларны матур концерт номерлары белән уеннарга рухландырып торды. 

27 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы  ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ” Әкият” командасына каршы уйнап, җиңү яулады.

 Гәрәев Айзат Әхмәтгәлиевич, Файзрахманов Инсаф Хисамутдинович һәм Сафиуллин Ринат Исламович Югары Симет мәдәният йортында узган  "Янгырасын гармун теллэре"халык уен коралларында көйләр башкаручыларның район смотр-конкурсында катнаштылар. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуларын көчәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Иске Мичән мәдәният йортында “ Фирүзә” фольклор ансамбле оешты. Ансамбльгә исем сайланды һәм беренче репетиция ясалды.

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы  ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы” Лицей” командасына каршы уйнап, җиңү яулады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 8 февралендә Мичән авыл җирлегендә урнашкан чаңгы трассасында «Россия чаңгы юллары-2019» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2019» дип аталган чаңгы ярышлары узды. Ярышларда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп  укучылары, бюджет учрежденияләре, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре актив катнашты.Ярышта катнашучыларны тәмле коймак һәм чәй белән сыйладылар.Җиңүчеләрне бүләкләүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән Максудов Раиль Роберт улына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2019 ел
җомга

31 гыйнвар көнне Мичән авыл җирлегендә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашында халык җыены булып узды. Мичән авыл җирлеге башлыгы А. А. Гәрәев 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга планнар һәм алда торган эшләр турында сөйләде. Җыелышта шулай ук полиция участок уполномоченные Гатин М. М, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин А. Р, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Котдусов И. И., Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе башлыгы Якубова Ф. Ш., салым инспекциясе вәкиле Хәбибуллин К. Р. чыгыш ясады.

Гражданнар җыенында Иске Мичән авыл мәдәният йорты холлында күргәзмә оештырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Балаларны татар халкынын гореф гадэтлэренэ ойрэту хэм шушы гореф гадэтлэр аша гаилэдэ тэрбиялелек булдыру максатыннан 22 гыйнвар көнне Яңа Мичән мәдәният йортында китапханә белән берлектә эшче һөнәрчеләр елы уңаеннан “ Останың да остасы” –дип исемләнгән чара үткәрелде. Миннебаева Фирсина, Низамова Рәшидә, Файзрахманова Минзәлия апаларның кул эшләреннән торган күргәзмә куелды. Һәрберсе үз эшләре турында сөйләп, кызларга эшләп күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International