ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Мәдәният йорты хезмәткәрләре  Иске Мичән авылында"Татарстанда- кыш" проекты кысаларында. "Тау шуу" бәйрәме үткәрде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

2 гыйнвар көнне  авылыбызнынң хөрмэтле кешесе тыл Һәм хезмәт ветераны Латыйпова  Әлфия апага 90 яшь тулды. Әлфия апа Рафис абый белән 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә Әлфия апага балалары,оныклары, оныкчыклары монаерга, уйланырга юл куймыйлар, туган нигезгә шатланып кайтып йориләр. Әлфия апа бүгенге көндә дә җор телле, кешеләрне ихлас яратканы сизелеп тора.   

Юбилиярны котлау өчен Саба районы  социаль яклау мөдире Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы килде.

Юбилей көнендә Әлфия апага сәләмәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә ходай насыйп итсә иде.
 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
гыйнвар, 2026 ел
якшәмбе

Оттырышсыз Яңа Ел лотереясе — авыл халкын һәм кунакларны Мәдәният йортына җәлеп итеп, аларны сөендерүнең менә дигән ысулы. 31 декабрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында традицион лотерея билетлары уйнатылды. Уен концерт номерлары белән үрелеп барды. Мондый күңел ачу балаларга да, өлкәннәргә дә ошый! Барысы да актив катнаштылар, күңел ачтылар һәм ул һәрвакыттагыча яхшы үтте! Уенда катнашучылар  барысы да канәгать калды, чөнки җиңелүчеләр юк, һәркем үз отышын алды. Соңыннан 90 нчы еллар дискотекасы булды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Мичән авыл җирлегенә кергән Иске Мичән, Яңа Мичән, Керәнне  мәдәният хезмәткәрләре «Яңа ел чыршысында кунакта” дигән бал-маскарад бәйрәмнәре үткәрделәр. Бәйрәмне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде. Авылдашларны, кайткан кунакларны Яңа ел белән котлады, музыкаль бүләк тә әзерләгән иде. Чара төрле персонажлар, алып баручылар катнашында музыкаль — театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, алар барлык катнашучыларны мавыктыргыч конкурсларда катнашырга чакырды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
декабрь, 2025 ел
шимбә

Яңа ел-иң якты һәм истә калырлык бәйрәм, ул үзе белән тылсым һәм могҗизалар алып килә, чын бәхет һәм күңел ачу хисе бирә. Барыннан да бигрәк бу бәйрәмне балалар көтәләр һәм аңа шатланалар! Мичән төп мәктәбендә дә укучылар өчен Яңа ел бәйрәмнәре 2 сменада үтте. Башлангыч сыйныф укучылары Кыш бабай, Кар кызына үзләренең  җыр-бию, шигырь сөйләү буенча һәнәрләрен күрсәттеләр. Югары сыйныф укучылары арасында КВН  үтте. Укучылар тырышып әзерләнгәннәр, күңелле чыгышлары белән һәркемнең соклануын тойдылар. Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте.
 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Яңа ел каникуллары якынлашу белән Мичән авыл җирлегендә бәйрәм рухы тудыруга, авыл халкы һәм кунаклар өчен уңайлы ял һәм иминлек тәэмин итүгә юнәлдерелгән әзерлек эшләре активлашты. Һәр тармак үз биләмәсен Яңа ел рухы белән бизәү эшләрен башкарды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
декабрь, 2025 ел
якшәмбе

Иске Мичән авылы зыяратларында өмәләр дәвам итә. Иске Мичән халкы бердәм итеп эшли дә, ял да итә белә. Хайруллин Солтан авылдашларын изге эш, зыярат җыештыру өмәсенә чакыру турында хәбәр биргәч, һәр гаиләдән кимендә бер кеше, көченнән килгәнчә ял көннәрендә эш кораллары белән зыяратны тәртипкә салырга җыелды. Монда һәр кешегә дә эш җитәрлек.  Ботак, ауган агачларны бер урынга җыю, вак куакларны чабу, чергән агачларны чыгару эшләре  башкарылды. Өмәгә килгән кешеләргә Авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәт җиткерелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
декабрь, 2025 ел
якшәмбе

4 декабрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында 1 - 3 декабрьгә кадәр барган «Алтын кий» бильярд турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Турнир Россия Федерациясендә "Ватанны саклаучылар елы" ябылуга багышланган чаралар кысаларында узды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
декабрь, 2025 ел
шимбә

Яңа Мичән авылы зыяратларында көзге өмәләр дәвам итә. Халык көченнән килгәнчә эш кораллары белән зыяратны тәртипкә салырга җыелдылар. Ботак, ауган агачларны бер урынга җыю, вак куакларны чабу эшләре башкарылды. Өмәгә килгән кешеләргә Авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәт җиткерелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
декабрь, 2025 ел
җомга

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Бу бәйрәм датасы түгел, ә безнең янәшәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәвен искә төшерү. Безнең бурыч-аларга сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итү. Бүген Яңа Мичән мәдәният йортында тасма һәм сәйләннәрдән беләзек ясау буенча мастер - класс узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International