ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

5 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында  Саба ҖЧҖ  Мичән, Мичән бүлекләренең 2020 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча отчет җыелышы булып узды. Директор Шәйхуллин Айзат Наил улы һәм баш белгечләр 2021 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2021 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

"Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсендә урнашкан ремонт остаханәсендә төяү-бушату өчен яңа механизм урнаштыралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

ООО Саба оешмасының  "Мичән" бүлекчәсе хезмәткәрләре көче белән  Иске Мичән авылында урнашкан мастерскойны сүтү эшлэре бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлегенә кергән ООО Саба оешмасының Мичән филиалында урнашкан ремонт мастерскойларында киләсе сезонга язгы кыр эшләренә әзерлек зур оешканлык белән бара. Машина, трактор ремонтыннан тыш, язгы чәчу агрегатларын төзекләндеру, тырма җыю эшләре дә башкарыла. Үз эшләрен яратып башкаручы Галимуллин Айдар һәм Хадиев Ильфар без уз эшебезне намус белән башкарабыз, киләсе елларда да  игеннәр мулдан булсын диләр!

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2020 ел
җомга

Бу көннәрдә Мичән авыл җирлегендәге оешма-предприятияләр яңа елны каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

"Саба" ҖЧҖ”"Мичән" бүлекчәсендә өстәмә керемкертү өчен  бәрәңгене сатуга әзерлиләр, черекләреннән аралыйлар

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Саба" ҖЧҖ”"Мичән" бүлекчәсенә катнаш азык  кертү өчен МVL-12 маркалы яңа агрегат кайтты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Мичән авылында модульле кибет төзу эшләре дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Керәнне авылында яңа төзелүче күпфункцияле үзәк бинасына тәрәзәләр куелды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Керәнне авылында яңа күпфункцияле үзәк бинасы төзелеше бара.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International