ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

18 май көнне Керәнне авылыннан Сафиннар гаиләсе район мәдәният йортында уздырылган “ Ел гаиләсе -2019” конкурсында катнаштылар.” Сәнгать сөюче” гаилә исемгә лаек булдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 мая в населенных пунтах Мичанского сельского поселении прошли сходы граждан. На сходе были рассмотрены разные вопросы.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

26 апрель көнне, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Яңа Мичән балалар бакчасы « Каенкай " катнашында танылган шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара оештырылды. Чарада балалар яраткан шигырьләрен сөйләделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2019 елның 27 апрелендә Мичән авыл җирлегендә гомумрайон шимбә өмәсе һәм «Урман утырту көне»акциясе узды. Акциядә Мичән авыл җирлегенең барлык учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. 6 төп миләш, 50 төп карагай һәм 114 төп нарат үсентесе утыртылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2019 ел
җомга

22 апрельдә Россиядә " Җиңү Агачы»акциясе старт алды. Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе активистлары акциядә катнаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район күләмендә ел дәвамында сәламәт тормыш алып бару максатында күп төрле спорт чаралары үздырыла. Мичән авыл җирлеге укучылары, яшьләре үткәрелгән чараларда актив катнашып, алдынгылыкта йөриләр.

Мичан авылы яшьләре волейбол буенча ир-егетләр арасында район чемпионатының зона этабында икенче урынны яулап, финалга чыктылар.

23 апрель көнне Саба спорткомплексында чираттагы волейбол ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ” Лесхоз” командасына каршы уйнап,2:1 исәбенә җиңү яулады. Спортсменнарга алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Мичән авыл җирлеге 2018 елда индикаторлар башкару нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды һәм Саба муниципаль районы Дипломы белән бүләкләнде .

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22-23  апрель көннәрендә Иске Мичән, Яңа Мичән авыл мәдәният йортлары һәм Яңа Мичән китапханәсе катнашында Мичән топ мәктәбе укучылары  өчен чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларга җирле үзидарәләрнең эшчәнлеген аңлату, гражданлык хисе тәрбияләү.

 Чарага Мичән авыл җирлеге сәркатибе, Мубаракова И.А.һәм хәзергесе көндә лаеклы ялда булган. Хафизова Р.Ш.  чакырылды. Алар укучыларга җирле үзидарә эшчәнлеге, киләчәккә планнары хакында сөйләделәр.

Китапханә мөдире Сайфутдинова Ф.Я. җирле үзидарәләр оешу тарихы турында сөйләде. Укучыларны китапханәдәге “Җирле узидарә”, “Татарстан”, “Сельская новь» журналлары белән таныштырды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 апрель көнне Мичән авыл җирлеге үзешчәннәре Саба муниципаль районы карары нигезендә “Хор көрәше” дип исемләнгән конкурс кысаларында Язлы Арташ мәдәният йортында “ Җырларымда данлыйм сине туган ягым!” дип исемләнгән иҗат-отчет концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Чарада җирлектәге барлык оешма -предприятиеләр, җирлек халкы актив катнашып чыгышлар ясадылар

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2019 елның 16 апрель көнне Мичән авыл җирлегенә кергән учреждение, оешма җитәкчеләре белән утырыш булып узды. Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

1. Агымдагы атнада эшне анализлау.

2.Киләсе атнага эш планы.

3. "Урман утырту көне»  акция үткәрү турында

4. Территорияләрне санитар чистарту икеайлыгы турында.

5. Электр энергиясе, газ һәм урам утларын куллануны анализлау.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International