Иске Мичән авылында фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшлэре дәвам итә
Мичән төп белем бирү мәктәбендә мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре белән очрашу булды. Бүгенгесе көндә авыл җирлегеннән 6 егетебез бар элеге мобилизациялэнучелэр арасында. Очрашуда әниләре уллары белән горурланып, аларның кайда хезмәт итүләрен , илебезне төрле шәһәрдә саклаулары хакында таныштырдылар. Тырыш булырга, физик тәрбия белән шөгыльләнергә кирәклеген искәрттеләр.
11 февральдә Керәнне авыл клубында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган «Солдат сугышны сайламый» дигән патриотик кичә узды. Чараның мәртәбәле кунагы сугышчы-интернационалист Айдар Галимуллин иде. Ул Әфганстанда булу һәм интернациональ бурычны үтәү вакытлары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Авылдашлар сугыш сынавын үткән егетнең чыгышын зур хөрмәт белән тыңладылар. Программада сугышта булган вакыйгалар, сугышчыларга багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, ә кызлар биюләр биеделәр. Айдар Галимуллин кызы белән мобилизацияләнгән егетләр хөрмәтенә җыр башкардылар.
Быел Сталинград сугышы тәмамлануга 80 ел тула, ул Бөек Ватан сугышында борылыш ноктасына әверелә һәм бөтен дөньяга какшамас рух көчен, совет гаскәрләренең батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәтә.
Иске Мичән мәдәният йорты эшчеләре Сталинград сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышлап « Сталинград өчен көрәш» дип исемләнгән хәрби-патриотик сәгать уздырдылар. Чара барышында балаларга Сталинград өчен көрәш, совет солдатларының батырлыгы , команда составы, гади солдатларның, шәфкать туташларының һәм хәтта балаларның каһарманлыгы турында сөйләнде. Балалар шул бөек сугышның тарихи һәйкәлләре : Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар, Сталинград сугышы турында тарихи фильм карадылар.
Иске Мичән авылында фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшлэре дәвам итә
10 февраль көнне Мичән авыл җирлеге дә "Россия чаңгы юллары-2023" һәм "Татарстан чаңгы юллары-2023" массакүләм чаңгы марафонына кушылды. Ярышта балалар бакчасына йөрүче балалар, укучылар, җирлектәге бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләр катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
2023 елның 10 февралендә Иске Мичән авылы мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖнең Мичән бүлекчәсенең отчет җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәсәншин Г.Ш. катнашты. Җыелышта хуҗалыкның баш агрономы, баш инженер, икътисадчы, белгечләр хисап тотты. Җыелышның икенче өлешендә хезмәткәрләр акчалата премияләр белән бүләкләнде.
6 февраль көнне Яңа Мичән авылында тантаналы рәвештә Саба үзәк район хастаханәсенең "Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Ачылу тантанасында Саба районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, «Саба РҮХ» ДАССУ баш табибы Юсупов Марат Рафаэль улы, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы, шулай ук авыл халкы һәм кунаклар катнашты.
Яңа бина тулысынча заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Диспансеризация, медицина тикшерүләре, барлык кирәкле процедуралар үткәрергә мөмкинлек бирә.