ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын һәм тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Рәисе һәм  Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова апрель аенда Раменск шәһәрендә узган яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә +76 кг авырлык категориясендә 3 урынны яулады. Моңа кадәр ул 70 килограммнан артык авырлык категориясендә  Сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә икенче урынны алган иде инде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Оет авылында, федераль программа нигезендә, кәрәзле элемтә манарасы урнаштырылды.  Бүгенге көндә тоташтыру эшләре алып барыла.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы  Шыңар авылында Кооператив урамында  "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше бара. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар, Кече Шыңар  һәм Оет авылы  мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар  җыйналды. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды. Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

2022 елда мэдэният хезмәте күрсәтү олкәсендә,  барлык юнәлешләрдә эшләү  нәтиҗәләре буенча Кече Шыңар мәдәният йорты иң яхшысы дип табылды һәм Гран-при га лаек булды. Күчмә кубок 2 нче елга  калды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Санитар-экология икеайлыгы  кысаларында  Олы Шыңар авыл җирлегендә  өмәләр  оештырылды. Бюджет учреждениеләре үз территорияләрен  чистарттылар, агачлар агартылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында Олы Шыңар авыл җирлеге бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

22 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында популяр китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән иҗади очрашу узды. Очрашуга татар әдәбиятын һәм авторның иҗатын бәяләүчеләр җыелды. Кичәне алып баручылар кунакларны авторның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштырдылар, авторның әсәрләреннән өзекләр укыдылар һәм аларны сәхнәләштерделәр.  Кунаклар игътибарына Гөлсинә Галимуллинаның китаплары күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19 мартта Олы Шыңар авыл җирлегендә, Кече Шыңар мәдәният йортында  Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Анда авыл халкы матур концерт номерлары карады, кайнар коймак, самавырдан чәй һәм, әлбәттә, тәмле кайнар ботка  белән сыйлана алды. Нәүрүзбикәне каршы алдык, җырладык һәм биедек, бәйрәмгә килгән  кунакларның  күңелләрен күтәрдек. Балалар һәм өлкәннәр  уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә ямьле һәм күңелле  булды, һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International