Югары Симет күпфункцияле үзәгендә ремонт эшләре бара. Бинаның периметры буенча брусчатканы тигезлиләр, фельдшер-акушерлык пунктында плитка урнаштыралар. Эшне ПМК-Мелиорация башкара.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы (Шәмәрдән зонасы) буенча үткәрелүче пляж волейболы ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Югары Симет авыл җирлеге биләмәсендә җәмәгать урыннарының һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәләр.⠀Үлән чабу аның үсеш чоры дәвамында сезонга берничә тапкыр даими чабылачак.
27 июнь көнне кич белән ДПО бинасын җылыту өчен утын әзерләү оештырылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Казан шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйларда Югары Симет авылы яшь көрәшчеләре зур уңышка иреште. Тынычлык бистәсендә узган милли бәйрәмдә Ахмадуллин Булат 80 кг үлчәүдә батыр калды. Дәрвишләр бистәсендә оештырылган Сабантуйда Ибрагимов Илшат авыр улчәүдә җидүче булды. Тренерлары Закиров Дилюс Ридаилович. Афәрин , егетләр!
«Хәтер шәме» акциясе беренче чиратта Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, бу көнне миллионлаган кешенең гомерен өзгән иң куркыныч сугыш башлануы турында истәлекне саклауга юнәлдерелгән. 21 июньдә Югары Симет авылы халкы «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Хәтер һәм кайгы көнендә без Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, җәфаланган, ачлыктан үлгән барлык кешеләрне искә алабыз.
15 июнь көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды. Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
9 июнь көнне җирлегебездә шаулап – гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм елда күркәм гадәткә кергән иң тырыш , иң уңган хезмәтчәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте. Мәйдан уртасына бүләкләр тапшыру өчен кыр батырлары, хезмәт алдынгылары чакырылды. Тантаналы өлештән соң мәдәни-спорт чаралары башланып китте. Быел көрәш батыры булып Югары Симет авылы егете Закиров Данис калды.
Җирлегебез көрәшчеләре һәм ир-егетләр волейбол командасы район Сабантуенда уңышлы чыгыш ясадылар.
Хайретдинов Дилюс, 30кг 1 урын;
Фатихов Румиль, 43кг 2урын;
МиннуллинтШамиль, 50кг 2урын;
Ахмадуллин Инсаф, 60кг 4урын;
Шакиров Рузаль, 65кг 4 урын;
Ахмадуллин Булат, 70кг 1урын;
Ибрагимов Ильшат, св75кг, 2урын;
Закиров Данис, св115кг, 2урын;
Закиров Дилюс, 115кг, 2урын;
Ир-егетләр волейбол командасы, 1урын.
Су буйларын, чишмә кырыйларын чистарту акциясе дәвам итә. Югары Симет урта мәктәбе укучылары җәйге ял вакытында “Сабантуй” чишмәсе биләмәсен үләннәрен чаптылар.