Олы Кибәче урта мәктәбендә "Беренчеләр хәрәкәте" беренчел оешмасының чираттагы утырышы булды. Хәрәкәтнең рәисе Дәүлиева Зилә һәм юнәлешләрнең җитәкчеләре алдагы атнага эш планнары турында киңәшләштеләр.
Олы Кибәче авылының "Фәнил" мәчетендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым ифтар мәҗлесләре оештырылды. Бу мәҗлесләрнең иганәчеләре шушы авыл егетләре- Газизуллин Фәнис Рәис улы, Гәрәев Айрат Рәис улы һәм Шәкуров Рәмзил Рифкать улы.
Кулинария ризыклары әзерләү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр Гайнетдинова Айсинә һәм Ризова Фәридә Олы Кибәче урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашуда булдылар. Алар балаларга пирожныйлар ясау һәм бизәү буенча мастер-класс күрсәттеләр, уңышларының серләре белән бүлештеләр.
9 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә авыл җирлеге кубогына хатын-кызлар арасында волейбол ярышы булды. Ярышта 4 команда катнашты. Кубокка студент кызлар командасы ия булды. 2 нче урында Олы Кибәче урта мәктәбе командасы, 3 урын- Олы Кибәче, 4 урын Кече Кибәче командасы.
Кече Кибәче авылында яшәүче, 5 бала анасы Шәвәлиева Гүзәлия Фидаил кызы "Ана даны" медале белән бүләкләнде. Медальне аңа Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган танатаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов тапшырды.
8 март көнне Кече Кибәче авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Язлар матур гүзәл затлар белән" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Хатын-кызлар кул эшләре, камыр басу, өстәл бизәү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында төгәлләнде.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр көче белән ДНР балалар йортына гуманитар ярдәм оештырылды. Ярдәмгә балалар киемнәре, уку кирәк-яраклары һәм азык-төлек җыелды һәм Сабага илтеп тапшырылды.
Быелгы көчле кар-бураннардан соң Олы Кибәче авыл җирлегендә кайбер урамнар транспорт йөри алмаслык булды. Амкадор ярдәмендә бу урамнар кар әсирлегеннән чыгарылды, юллар ачылды.
Ватанны саклаучылар көнендә авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Р.Р.Мөбәрәкҗанов һәм "Беренчеләр хәрәкәте" әгъзалары җирлектәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган һәйкәл-обелискларны кардан чистарттылар. Батырлар хөрмәтенә һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар, яу кырында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Олы Кибәче урта мәктәбенең яшь армиячеләре һәм авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин махсус хәрби операциядәге егетләрнең әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Аларга үзләренең ихлас иң изге теләкләрен җиткерде һәм күчтәнәчләр тапшырды.