ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2023 ел
сишәмбе

1 май көнне Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына 103 яшь тулды. Ветеранны әлеге олугъ бәйрәме белән котларга Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, Саба муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе М.Р. Кәримов, авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы җитәкчесе Р.Р. Шәймәрданов килде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районында яшәүче, бүгенге көндә исән бердәнбер сугыш ветераны, Төбәк авылыннан Әлмиев Хаҗиәхмәт абый 1 май көнне үзенең 103 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан аны тәбрикләргә РФ Дәүләт Думасы депутаты И.С. Вольфсон килде һәм телевизор бүләк итте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында Олы Кибәче авыл җирлегендә агач утырту оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ҖЧ "Саба" җәмгыяте Кибәче бригадасы басуларыннан Олы Кибәче авыл җирлегендәге бюджет оешмалары эшчеләре таш җыйдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегенең барлык мәчетләренә мөселман дин кардәшләр Ураза гаетенә җыелдылар. Алар имамның вәгазьләрен тыңладылар, иртәнге һәм гает намазларын укыдылар. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегендә Саба РУЭС җитәкчесе Галиев А.Т., авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К., Олы Кибәче урта мәктәбенең яшь армиячеләре  белән Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына бүләкләр өләштеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләре өстәл теннисы һәм шахмат буенча сайлап алу ярышларында катнаштылар. Башкарма комитет секретаре Хөсәенова Р.Р. шахмат буенча хатын-кызлар арасында 1 нче урын яулады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче һәм Төбәк авылы мәчетләрендә ифтар ашлары уздырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
апрель, 2023 ел
җомга

Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә чүп җыю бара. Санитар-экологик икеайлык кысаларында 20 куб. м чүп җыелып, полигонга китте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлеге басуларында язгы кыр эшләре бара. ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы механизаторлары басуларны язгы чәчүгә әзерли.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International