Олы Кибәче авыл җирлегендә "Ватанны саклаучы елы" на Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап ир-ат командалары арасында мини-футбол ярышы узды. Ярышта җирлектән 5 команда катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Олы Кибәче авыл җирлеге күчмә кубогына Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол ярышы узды. Уеннар башланганчы чарада катнашучылар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган егетләрне 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
I урын - мәктәп
Il урын - Кече Кибәче
Ill урын - Студентлар
IV урынны Олы Кибәче командасы яулады.
Өлкән судья- Мубаракзянов Р.Р.
Егетләр оешкан төстә, бердәм, матур уен күрсәттеләр.
Олы Кибәче авылы мәчетендә журналист Люция Шәрәфиева, "Фәнил" мәчете мөәзине, әтисе Рафаэль Хәбибрахман улы истәлегенә, ел саен "Азанчылар бәйгесе" оештыра. Әлеге конкурста быел 6-16 яшьлек 30 дан артык малай катнашты. Җиңүчеләрне яшьләренә карап ике номинациядә бүләкләделәр.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Кибәче урта мәктәбендә КФУ ның татар теле һәм инглиз теле бүлекләрендә укучы студентлар Гафиятова Илзия һәм Зилә катнаштылар. Алар укучыларны үзләренең уку йорты белән таныштырдылар. Илзия Г.Тукайның "Туган тел" шигырен 4 телдә сөйләп күрсәтте. Очрашу азагында барлык катнашучылар, бергәләп, "Туган тел" җырын башкардылар.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан ир-ат тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел" истәлек медален тапшыру тантанасы булды. Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н.Гайнетдинова, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте"ндә катнашучылар Олы Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улына шундый медаль тапшырды.
15 нче февраль- Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Олы Кибәче урта мәктәбендә "Халкыбызның батыр улы" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Кичәдә 5 ,6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрь иҗатын белүдә көч сынашты. Шагыйрь тормышына кагылышлы яңа мәгълүматлар алды. Кичә шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.
15 февраль-Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.
Олы Кибәче урта мәктәбендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган мөһим чара узды. Бу көн илебез өчен үзенчәлекле, чөнки ул безгә Ватаннан читтә, дәүләт мәнфәгатьләрен яклап һәм башка халыкларга ярдәм итеп үз бурычларын үтәүчеләрнең батырлыгын һәм каһарманлыгын искә төшерә.
Балалар үткәннәрне истә тоту гына түгел, ә шулай ук кыю, җаваплы һәм үз илеңне һәм якыннарыңны якларга әзер булу мөһим икәнен белделәр.
Бу көн укучылар өчен чын батырлык һәм патриотизм дәресе булды.
Сугышчы-интернационалистлар истәлеге безнең йөрәкләрдә яшәсен, ә аларның батырлыклары безне үз илебезнең лаеклы гражданнары булырга рухландырсын!
Төбәк авыл клубында ремонт эшләре башланды. Анда балалар бакчасы ябылганнан соң, бүлмәләр үзгәртеләчәк.
5 февраль көнне "Җиңүгә 80 адым" проекты кысаларында Олы Кибәче урта мәктәбенең 5 класс укучылары класс җитәкчесе Л.Г. Шакирова җитәкчелегендә "Хәтер йөрәкләрне кабыза"дигән Сугышчан бит ясадылар.Сугышчан бит -сугыш елларында Совет һәм Россия Армиясе частьлары бүлекчәләрендә чыгарылган солдат газетасы. Ул рус сугышчыларының батырлыклары турында сөйләде, немец-фашист илбасарларын тар-мар итәргә чакырды. Хәзер, тыныч вакытта, безнең егетләр сугыш кәгазьләрен сугыш тарихы, аның геройларының биографияләре белән тутыралар. Алар өчен чыганак булып мәктәп дәресләре, документаль тарихи фильмнар карау хезмәт итә . Укучылар рәсмиләштергән сугышчан кәгазьләрне Олы Кибәче урта мәктәбенең мәгълүмат стендына урнаштырдылар.
2025 елның 7 февралендә Олы Кибәче урта мәктәбендә математика һәм география укытучыларының «Математиканың башка фәннәр белән интеграциясе»темасына район семинары узды.
Семинар барышында югары квалификацион категорияле математика укытучысы Ильясова Р. Г., югары квалификацион категорияле география укытучысы Сафина С. З. ачык дәресләр бирде.. Югары квалификацион категориясендәге математика укытучысы Вильданова А.г. һәм югары квалификацион категориясендәге тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кәримова Л. Р. «Финанс-грамоталы булу» темасына интеграцияләнгән дәрестән тыш чара үткәрделәр, ә география укытучысы Сафина С. З. һәм яшь математика укытучысы Кәримова Р. Р. интеллектуаль дәрестән тыш чара үткәрделәр.
Математиканың башка фәннәр белән интеграцияләнгән дәресләре ачык чагылдырылган гамәли юнәлешкә ия һәм укучыларда һичшиксез танып белү кызыксынуын уята. Дәресләр кызыклы, белемле һәм нәтиҗәле үтте