20 январь көнне Саба урта мәктәбендә «Ата-аналар куркынычсызлык өчен» конкурсының муниципаль этабы узды. Тимершык урта мәктәбенең "Гаилә патруле" командасы шушы конкурста катнашты. Ата-аналарга һәм укучыларга катнашулары өчен зур рәхмәт.
Әлеге конкурсның максаты: юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, балаларны һәм ата-аналарны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү. Оештыручылар- мәгариф идарәсе, Россия эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе, Саба районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль идарәсенең профилактика бүлеге һәм «Беренчеләр хәрәкәте».
25 гыйнварда Россиядә «Студентлар көне» (Татьяна көне) билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 2005 елның 25 гыйнварындагы 76 номерлы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең, студентларның бәйрәме!
Тимершык урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаган кадерле укучыларын 24 нче гыйнвар көнне матур очрашуга чакырды. 10 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Фальванова А. Ф., педагог оештыручы Гиниятуллина И. И. көче белән бергәлектә оештырган очрашу бик җанлы булып үтте. Бәйрәмне башлау өчен сүз мәктәп директоры Карамов А. Р бирелде. Үз теләкләрен узган ел мәктәпне тәмамлаучыларга 11нче сыйныфның сыйныф җитәкчесе Зарипова З.Ф., 10 нчы сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Фальванова А. Ф. җиткерделәр.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.
2026 елның 18 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта «Тимершык», «Ястреб» (Байлар Сабасы), «Икшермә», «Урман» (Лесхоз) командалары көч сынашты.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында хоккей ярышы узды. Тимершык авыл җирлегенең командасы 1 урын алды һәм күчмә кубок, грамота белән бүләкләнде.
Ир-атлар арасында волейбол ярышы
Гыйнварь каникулларында Тимершык урта мәктәбе базасында ир-егетләр командалары арасында волейбол турниры узды. Барлыгы 7 команда катнашты: Тимершык авылы һәм Симеттән ике команда, шулай ук Аккуль-Бигәнәй, Юлбат, Шекше командалары.
1 урын - Бигәнәй
2 урын - Тимершык
3 урын - Юлбат
4 урын - Симет
Кышка аяк басып, көннәр салкынаю белән урамда урнаштырылган боз тартмалары үзләренең эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. 28 нче декабрь көнне Байлар Сабасында урнашкан урам бозы тартмасында хоккей сезоны ачылу уңаеннан ярышлар уздырылды. Уеннарда Саба, Шемордан, Лесхоз, Тимершык командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә 1 нче урынны Шемордан командасы, 2 нче урынны Саба командасы, 3 нче урынны Тимершык командасы яулады.
Сыйфатлы боз булдыру - күп этаплы процесс. Хоккей тартмасы - хоккей уйнау урыны гына түгел. Бу барлык халыкның актив ял итү урыны да. Хоккей спорты белән шөгыльләнү һәм тимер аякта ирекле шуу максатында Тимершык авылында боз шугалагында яңа сезонга әзерлек үткәрелде. Мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре белән бергә боз катырылды, шулай ук яуган карны вакытында җыештыралар. Хоккей тартмасы территориясендә яктырткыч фонарьлар, җылы чишенү бүлмәсе, уенчылар һәм тамашачылар өчен эскәмияләр урнаштырылган. Боз сала торган гидрант янәшәдә урнашкан.
Хоккей тартмасы җирлектәге балалар һәм өлкәннәр өчен спортка тарту үзәге булыр дип ышанабыз.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шәхси йортларда яшәүчеләр үзләренең йорт яны территорияләрен бизәүдә аеруча активлык күрсәтәләр. Алар гаҗәеп кар фигуралары, фанерадан уеп ясалган композицияләр ясыйлар, якты гирляндалар элеп куялар һәм кышкы могҗизаның кабатланмас атмосферасын тудыралар.
Иҗади энергиягез һәм бәйрәм кәефен булдыруда актив катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Сезнең хезмәтегез балаларыбызны рухландыра һәм сөендерә, Яңа елны аеруча якты һәм истә калырлык вакыйга итә.
Тирә-яктагы тормышны яхшырак һәм матуррак итәргә омтылуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Киләсе елда өегез җылы, бәхетле һәм шатлыклы булсын!
11 декабрьдә Тимершык авыл җирлегенең административ бинасында Саба муниципаль районы прокуроры, юстиция киңәшчесе Раил Нилевич Шәймәрданов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Үз проблемалары белән Тимершык авыл җирлеге халкы мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр дә прокурор тарафыннан эшкә алынды, шулай ук тиешле структур бүлекчәләргә тапшырылды. Мондый алымнар барлыкка килә торган кискен социаль, икътисадый, хокукый һәм хәтта көнкүреш проблемаларына оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә.