2026 елның 29 нчы гыйнварында Тимершык авылының Мәдәният йортында Тимершык авыл җирлеге гражданнары җыены узды. Җыенда күзгә-күз һәм дистанцион рәвештә, ZOOM программасы аша катнашу мөмкинлеге бар иде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р.Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2026 елга планнары белән уртаклаштылар. Участок полиция инспекторы М.М. Гатин 2025 елда торак пункт территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышы турында доклад белән чыгыш ясады. 2025 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Саба муниципаль районы прокурор ярдәмчесе Шавалиева И.И. авыл җирлеге халкына мөрәҗәгать итеп, прокуратураның төп эшчәнлеге законнарның үтәлешен контрольдә тоту икәнен искәртте һәм прокуратура хезмәткәрләре гражданнарның законлы хокукларын якларга һәрвакыт әзер булуын әйтеп үтте. 129 номерлы янгын частенең җитәкче урынбасары Шамсетдинов Н.М. Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде., Курса урманчылыгы мастеры Ф.Т. Гыйлаҗиев «Урманнарда янгынга каршы чараларны тәэмин итү һәм үтәү турында» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х. авыл җирлеге Башкарма комитетының 2025 елгы эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тотты һәм 2026 елда җирлекнең үсеш планнары белән таныштырды. Җыен азагында Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте һәм киләчәктә авыл җирлеге һәм тулаем район буенча хәл ителәчәк бурычлар белән таныштырды.
Гыйнвар көннәрендәге кар яву өлкән яшьтәге кешеләр өчен авыр сынау булды. Кайбер пенсионерларга йөрергә кыен, ә шушы көннәрдә булган кар явудан соң өйдән чыгу проблемалы була.
Тимершык урта мәктәбенең «Беренчеләр Хәрәкәте» волонтерлар отряды "Кар десанты" акциясе оештырды, аның кысаларында ялгыз пенсионерларга йорт яны территорияләрендә кар җыештыруда булыштылар.
Малайлар көрәкләр белән коралландылар һәм кышкы мәшәкатьләрне намус белән башкарып чыктылар.
27 гыйнвар - Ленинград үзенең җиңүен бәйрәм итте. Туган шәһәрне саклап калу өчен дошманга каршы сугышкан, каты блокаданың барлык авырлыкларын кичергән, салкын һәм ачлыкка, бомбага тотуга һәм артобстрелларга карамастан яшәгән һәм көрәшкән кешеләрнең җиңүе.
ДБМУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» укучылары өчен класс сәгатендә укытучы Л.И. Таһирова «Блокадалы икмәк» һәм «Блокадалы карлыгач» турында сөйләде.
«Блокада икмәге " - ул блокаданың кырыс елларын кичергән ленинградлылар хәтерендә мәңгегә калган иртәгәге көнгә өмет символы.
«Блокада карлыгачы " - ул блокадада яхшы хәбәр һәм өмет көтүне белдергән символ.
Укучылар истәлек һәм җиңүчеләр буыны белән элемтә билгесе итеп кәгазь карлыгачлар ясадылар.
20 январь көнне Саба урта мәктәбендә «Ата-аналар куркынычсызлык өчен» конкурсының муниципаль этабы узды. Тимершык урта мәктәбенең "Гаилә патруле" командасы шушы конкурста катнашты. Ата-аналарга һәм укучыларга катнашулары өчен зур рәхмәт.
Әлеге конкурсның максаты: юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, балаларны һәм ата-аналарны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү. Оештыручылар- мәгариф идарәсе, Россия эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе, Саба районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль идарәсенең профилактика бүлеге һәм «Беренчеләр хәрәкәте».
25 гыйнварда Россиядә «Студентлар көне» (Татьяна көне) билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 2005 елның 25 гыйнварындагы 76 номерлы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең, студентларның бәйрәме!
Тимершык урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаган кадерле укучыларын 24 нче гыйнвар көнне матур очрашуга чакырды. 10 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Фальванова А. Ф., педагог оештыручы Гиниятуллина И. И. көче белән бергәлектә оештырган очрашу бик җанлы булып үтте. Бәйрәмне башлау өчен сүз мәктәп директоры Карамов А. Р бирелде. Үз теләкләрен узган ел мәктәпне тәмамлаучыларга 11нче сыйныфның сыйныф җитәкчесе Зарипова З.Ф., 10 нчы сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Фальванова А. Ф. җиткерделәр.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.
2026 елның 18 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта «Тимершык», «Ястреб» (Байлар Сабасы), «Икшермә», «Урман» (Лесхоз) командалары көч сынашты.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында хоккей ярышы узды. Тимершык авыл җирлегенең командасы 1 урын алды һәм күчмә кубок, грамота белән бүләкләнде.
Ир-атлар арасында волейбол ярышы
Гыйнварь каникулларында Тимершык урта мәктәбе базасында ир-егетләр командалары арасында волейбол турниры узды. Барлыгы 7 команда катнашты: Тимершык авылы һәм Симеттән ике команда, шулай ук Аккуль-Бигәнәй, Юлбат, Шекше командалары.
1 урын - Бигәнәй
2 урын - Тимершык
3 урын - Юлбат
4 урын - Симет
Кышка аяк басып, көннәр салкынаю белән урамда урнаштырылган боз тартмалары үзләренең эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. 28 нче декабрь көнне Байлар Сабасында урнашкан урам бозы тартмасында хоккей сезоны ачылу уңаеннан ярышлар уздырылды. Уеннарда Саба, Шемордан, Лесхоз, Тимершык командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә 1 нче урынны Шемордан командасы, 2 нче урынны Саба командасы, 3 нче урынны Тимершык командасы яулады.