ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

4 июльдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, балалар белән «Табигатьтә начар һава торышы юк» дигән конкурс-күңел ачу программасын үткәрделәр. Балалар табигатьнең  барлык матурлыкларын күрделәр, дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләр һәм җир җиләге җыйдылар, һава торышы, кошлар һәм табигать бүләкләре турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Экскурсия барышында алар ял иттеләр, уйнадылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 июль көнне Миңгәр авылында "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән авылдашлар очрашуы булып узды. Чара мәдәният хезмәткәрләре һәм авылның актив халкы тарафыннан оештырылып, җирле халыкның көндәлек яшәешен, гореф-гадәт, традицияләрен исәпкә алып төрле конкурслар һәм уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иганәчеләре – авыл халкы үзе.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2023 ел
җомга

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районының “Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы тарафыннан Тимершык авыл җирлегенә  кергән Көек  авылында су саклау зонасының территориясенә койма тотылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Хәтер һәм кайгы көне" – бу көн безгә фашистлар тарафыннан газапланган, сугышларда, тылда ачлыктан һәлак булганнарны искә төшерә. Без, ул авыр елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычларын үтәгән һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз, искә алабыз. 22 июньдә 12.15 сәгатьтә Тимершык авыл җирлегендә «Тынычлык минуты " акциясе узды.  Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак, сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

17 июньдә Кызыл-Мишә мәдәният йортында балалар кызыклы «Уйлап тап» конкурс программасына җыелдылар. "Уйлап тап" иленә керү өчен башта балалар мәдәният йорты мөдире белән бергә кодлы мәсьәләләр чиштеләр. Бу мәсьәләләрне дөрес хәл иткәннән соң, китапханәче аларны күңелле конкурслар иленә чакырды. “Балалар” һәм “Йолдызлар” дигән ике командага бүленеп, балалар төрле “Табышмакка җавап тап”, “Бәйрәмгә бар”, “Бәлки юк, бәлки әйе”, “Музыкаль викторина» конкурсларында катнаштылар. Балалар шулай ук кроссвордлар, ребуслар, табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар. Чара күңелле, тату атмосферада үтте. Балалар сорауларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Чараның максатлары һәм бурычлары уңышлы үтәлде. Чара ахырында барлык балалар да бүләкләр алды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Көек авылында яңа чишмә төзелеше дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районы Тимершык авылы Березовая урамында ЩПС Республика программасы  нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International