ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

11 июнь көнне Тимершык авылында традицион Сабантуй - 2023 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Вафин Ленар калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм якты, җылы һәм тыныч булды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3 июнь көнне Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта.  Халык аларны шатланып каршы ала, бүләкләр өләшә һәм балаларны татлы ризыклар белән сыйлый.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш бара, иске йортлар сүтелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җәйнең беренче ае июнь искиткеч бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән башлана. Бу көнне Кызыл- Мишә һәм Тимершык мәдәният йортлары янында «Балачак илендә» дигән бәйрәм узды. Башта балаларны җәйге каникуллар башлану белән котладылар һәм аларны күңелле һәм файдалы итеп уздыруларын теләделәр. Аннары балалар әкият геройлары белән бергә  күңел ачу диңгезенә чумдылар. Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Балалар үзләренең эрудицияләрен, зирәклекләрен, энергияләрен, акылларын күрсәтә алдылар. Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган бәйрәм балаларга ошады. Бәйрәм һәркемгә бик ошады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
май, 2023 ел
чәршәмбе

Хатын-кызлар арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Кызларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

12 майда Миңгәр авыл китапханәсендә халыкара шәфкать туташы көненә багышланган "Медицина һөнәре - җан чакыруы!" дигән танып белү сәгате узды.  Китапханәче озак еллар Миңгәр ФАПда эшләгән шәфкать туташы А.И. Зиятдинованы чакырды. Чара барышында Алсу Ибраһим кызы үзенең авыр һәм җаваплы, әмма бик кызыклы һәм мөһим эше турында җентекләп сөйләде, шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Чара барышында шәфкать туташы балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, ныклап тырышу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Чара азагында китапханә мөдире Алсу Ибраһим кызы һөнәри бәйрәме белән котлады һәм  хезмәтендә сабырлык һәм уңышлар теләде.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими эшләр алып барылып тора.  Тимершык авылы эшмәкәрләре-иганәчелэре Дамир Исмагыйлов һәм Эльмир Ибрагимовлар ярдәме белән Тимершык зиратынын ян капкасы яңартылды.

 Кызыл-Мишә авылында зират җыештыру эшләре алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2023 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митингы үткәрелде.   Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды.  Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Санитар-экологик  икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге  законсыз  рәвештә барлыкка килгән чүплекләр юк ителде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International