7 апрельдә Балтач шәһәр җирлегендә «Гаилә тарихында гасырлар авазы» фестиваленең зона этабы узды. Анда республиканың җиде районыннан күп буынлы гаиләләр җыелды. Фестиваль программасы ике блоктан тора: милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе, шулай ук гаиләнең визит карточкасы, анда шәҗәрә презентациясе белән якты концерт номеры бар. Моннан тыш, катнашучылар гаилә шәҗәрә агачы әзерләгәннәр. Саба районын Тимершык авылыннан Хантимеровлар гаиләсе тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Хантимеровлар гаиләсе мактаулы беренче урынны яулый.
2 апрель көнне Тимершык авыл җирлегенең Тимершык авылында “Шифа” исемле даруханә пункты ачылды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Тимершык авылындагы КФҮ бинасында ремонт эшләре булып узды. Ремонт эшләрен “Ак Таш”ҖЧҖ башкарды.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып уңышлы чыгыш ясап килә.
Миңгәр ФАПында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкарды.
31 март көнне Мингәр авылында яшәүче Вагизова Бибишәмсүнә Вагыйз кызы 95 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н.,Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., ООО “Булгар” җәмгыяте исеменнән Аскаров И.Н., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
26 март көнне Көек һәм Сабай авыл клубларында язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадыларґ: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан, кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кешедә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.
Шәһәр тибындагы Байлар Сабасында 2023 ел сезонында авыл җирлекләрендәге хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. Тимершык авыл җирлеге командасы 1 урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
19 март көнне Миңгәр авыл клубында китапханәче белән берлектә язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Иң беренче чиратту бу бәйрәм яз килүен, җирнең уянуын, бай уңышка өмет уятуын белдерүче бәйрәм. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадыларґ: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан, кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кешедә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.