22 февральдә Кызыл-Мишә авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган рус бильярды буенча турнир узды. Турнирда авыл халкы катнашты. Җиңүчеләр һәм катнашучылар призлар белән бүләкләнде.
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул көн уңаеннан Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Телебез матур – бай һәм яңгыравыклы» дигән әдәби кичә үткәрделәр.Туган тел безнең һәрберебез өчен бик кадерле. Туган телдә без беренче җөмләләребезне сөйлибез һәм иң ачык итеп үз фикерләребезне әйтәбез. Балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, аның истәлеге, тарихы турында белделәр. Милли киемнәр, ашамлыклар, бәйрәмнәр ,татар халкының әкиятләре белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр, тел турында сүз барган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Миңгәр ФАПында капиталь ремонт эшләре бара. Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкара.
15 февраль көнне Миңгәр авыл китапханәсендә "Батырлык гасырларда кала" дигән әдәби сәгать узды. Әлеге чараның максаты-шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, Муса Җәлилнең кыю тормышы һәм шигърияте үрнәгендә яшь буын тәрбияләү, экспрессив уку, лирик әсәрне анализлау күнекмәләрен үстерү. Чара барышында китапханәче укучыларны патриот-кеше, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең" Җырларым", "Соңгы хатирә", "Ватаныңны кичер", "Шагыйрь" һәм башка шигырьләрен укыдылар. Укучылар шагыйрь иҗатына зур кызыксыну уяттылар.
2023 елның 11 февраль көнне Тимершык авыл җирлеге территориясендә «Россиядә чаңгы юлы-2023» - «Татарстанда чаңгы юлы-2023» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды.
13 февраль көнне Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә язучы, халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85-ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды. Чара барышында китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Фәнис Яруллин - батырлык һәм фидакарьлек үрнәге. Аның татар әдәбиятына керткән өлеше гаять зур. Чара ахырында шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Гашыйклар көне - төрле яшьтәге кешеләрнең яраткан бәйрәме. 11 февральдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә, Мингәр һәм Сабай авыл клублары хезмэткәрләре яшьләр өчен күңел ачу чарасы оештырдылар. Оештыручылар мәзәкләр күңелле конкурс һәм уеннардан торган программа әзерләгәннәр иде. Конкурс йомгаклары буенча иң актив катнашучылар сайлап алынды. Бу кич барлык кешеләргә бик күп уңай эмоцияләр бирде.
Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кояш фонында ак барс» дип аталган тарих дәресе үткәрделәр. Катнашучылар Татарстан Республикасы Гербының тарихы, аның гасырлар дәвамында торгызылуы, Дәүләт символының хәзерге төре 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән раслануы, шулай ук гербның сурәте һәм төсе безнең республика халкы өчен үз символик мәгънәгә ия һәм билгеле бер илчелеккә ия булуы турында белделәр. Китапханәче герб авторлары турында сөйләде. «Татарстан Республикасы символлары» презентациясе күрсәтелде.
Тимершык мәдәният йортында Файзрахман Камалның “Заманча сәнгать музее» дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе һәм үзъмәшгүл-иҗатчы авылдашыбыз Габтрахимов Маратның күргәзмәләре халыкка куеп күрсәтелде.
3 февраль көнне Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
1.Участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мөрсалим улының чыгышы.
2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы.
3. Курса урман участогы вәкиле Гилазов Ф.Т урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.
4.Тимершык авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм 2023 елга планнары.
5. Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хазиевның 2022 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2023 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.
6. 2022 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2023 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.
7. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.