Тимершык авыл җирлеге узешчәннәре 24 апрель көнне Сәрдә авыл клубында "Җырлыйк әле" шоу-проекты белән чыгыш ясадылар. Шоу-проект концерт номерлары, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.Чара тамашачыларга бик ошады.
Саба мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә агымдагы ремонт эшләре бара: стеналарны буяу, мәктәп бинасында, остаханәдә вентиляцияне ремонтлау, спорт мәйданчыгын урнаштыру, ишекләрне алыштыру, котельныйда, подвал бинасында ремонт эшләре башкару. Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкара.
Тимершык авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х. Тимершык урта мәктәбе яшь армеецлары белән берлектә котладылар. Алар тол калган хатыннарга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 8 гаиләгә йорт төзелеше алып барыла.
Республика программасы кысаларында Тимершык авыл җирлеге Сабай авылында авыл урамнарын яктыртыр өчен светодиод лампалар куелды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр оештырылды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнашты.
Тимершык командасы 2022 нче ел сезонында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында актив катнаша.
Саба муниципаль районы Тимершык авылында яшәүче Хайруллина Минниса Хайрулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Россия Президенты В. В. Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. һәм җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең «Тимершык» бригадасы баш агрономы Мөхәммәтҗанов Д. В. котладылар.
Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары кардан һәм боздан чистартылды, канаулар ачылды.
Районыбызда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты төгәлләнде. Тимершык авыл җирлеге командасы 1 урынны яулады.