ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2022 ел
сишәмбе

26 февраль көнне Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-егетләр арасында "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда төрле елларда хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләр: Шакиров Шамил, Галимов Булат, Биктимиров Шаһинур катнашты. Уен матур җырлар һәм чыгышлар белән үрелеп барды. Уенчылар кроссворд чишеп, армия турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Тамашачылар уенны бик теләп күзәттеләр. Алып баручы Илнур Нәҗиповның бер генә соравы да җавапсыз калмады. Төп җиңүче итеп Шамил Шакиров билгеләнде. Уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучылар барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

23 февраль-хәрби бәйрәм генә түгел, ул барлык ир-атлар өчен дә бәйрәм, чөнки алар күңелләре белән  туган ил, ватан, гаилә, дуслар һәм, әлбәттә инде, хатын-кызлар сакчысы. 22 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә кадерле ир-атларга багышланган "Ватанны саклаучылар көне» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.  Бәйрәм кунакларын  күптөрле программа көтте. Концерт дәвамында сәхнәдән мәзәкләр һәм котлаулар яңгырады. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм күңелле чыгышлар белән истә калды һәм барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте. 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен безнең илдә 15 февральдә билгеләп үтәләр. Бу дата совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган. Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә, фидакарьлек, батырлык күрсәтүчеләргә хөрмәт йөзеннән, Кызыл- Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә Саба интернат-мәктәбе укучылары өчен «Ватан чикләрендә сугышкан кешеләрне искә алыйк» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәченең  Әфганстан турында сөйләве «15 февраль - Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне " дип исемләнгән презентация һәм Кызыл-Мишә мәдәният йортының сәнгать житәкчесе Галимов Булатның җырлары белән үрелеп барды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

   Изге Вәли көне-төрле яшьтәге кешеләрнең яраткан бәйрәме. Аны үз тиңен табучылар да, үзенә тиң яр эзләүче яшь йөрәкләр дә ярата. 12 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшьләр өчен «Мәхәббәт эпидемиясе» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Шундый матур кичәне билгеләп үтәргә күп еллар инде бер – берләренә карата мәхәббәт, балаларына карата мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәүче гаилә парлары да килгән иде. Яшьләргә билгеле бер сынаулар аша узарга туры килде, аларны күңелле уеннар һәм конкурслар көтә иде: «Әкияти парларны тоташтыр», «Пар тап», «Төсле йөрәкләр», «Мине тап». Кичә дәвамында мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Чара ахырында бәйрәм дискотекасы узды. Бу кичә барлык катнашучыларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

6 февраль көнне Көек авыл клубында «Хәтер вакыттан көчлерәк»дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрелде.  Россиянең Хәрби дан көненә багышланган әлеге чараның максаты үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт, үз илең өчен горурлык, туган як тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Соныннан  балалар бильярд уены уйнадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 февраль көнне Эзмә авылы бозында хоккей буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта Тимершык, Лесхоз, Саба командалары көч сынашты.

Уен нәтиҗәләре:

Тимершык- Лесхоз  3:0;

Саба -Тимершык      3:2.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кзыл-Мишә авылында урнашкан “Сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен Саба мәктәп-интернатында”, “Бердәм Россия” члены әгъзасы, VI чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагимович ярдәме белән шахмат зонасы булдырылды. Ачылу чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургалиевич та катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2022 ел
шимбә

4 февраль көнне  Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Тимершык авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2021 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.

2.Участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мөрсалим улының  чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.

4. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать тәртибен тәэмин итүче әйдәп баручы белгече Исхакова Альбина Раиф кызының чыгышы 

5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стериальләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.

6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.

7. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хазиевның 2021 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2022 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларнын үтәлеше

9. Сораулар, тәкъдимнәр, төрлеләр.

10. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2021 елда башкарылган эшләр, 2022 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша  җыелышта актив катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

29 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йортында " Сессиядән сессиягә кадәр студентлар күңелле яши!" дигән студентлар көненә багышланган кичә үткәрелде. Чараның башында катнашучылар бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән таныштылар. Соңыннан күңелле, мавыктыргыч конкурслар, уеннар булды. Чарада студентлар һәм булачак студентлар катнашты. Балалар зур кызыксыну һәм иҗади якын килү белән һәр биремне үтәделәр, үзләренең тапкырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә юмор, яхшы кәеф атмосферасында узды һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27 нче январь конне Көек авыл  клубында Саба аграр көллияте студентлары тарафыннан "Жырлыйк әле" дигэн концерт тамаша булды. Студентлар бик матур крнцерт номерлары белэн чыгыш ясап, авыл халкын ял иттерделәр. Һәрбер чыгышны халык бик яратып ,көчле алкышларга кумде .

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International