ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Тимершык авылы мәдәният йортында "Дуслык таҗы" дип исемләнгән фольклор концерт үткәрелде. Концерт фольклор чыгышлар,  җырлар,  биюләр белән үрелеп барды. Концертта Тимершык мәдәният йортының "Мизгел" фольклор коллективы, "Яшьлек" театр коллективы, Шекше авылы мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы, Кызыл-Мишә,  Иске Мичэн,  Көек,  Сабай авылы үзешчәннәре чыгыш ясады.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

   25 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында "Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан «Халкымның милли җәүһәрләре»дип исемләнгән чара узды. Чара башында мәдәният мөдире кунакларны күргәзмә белән таныштырды. Ул халык сәнгате - безнең матди һәм рухи байлыгыбыз, дип сөйләде. Халык сәнгатенең үзенчәлекле формасы булып халык сәнгате кәсепләре тора. Халык һөнәрләре арасында чигү иң кулай һәм яраткан хезмәт санала. Татар хатын-кызлары ак тукымага матур рэсемнәр төшереп чигуне куптэн яратып эшли. Халык осталарының әсәрләре халыкның тарихи истәлеген үз эченә ала. Ул, кешенең, матурлык һәм игелек турындагы күзаллауларын саклый. Хәзерге вакытта  матур чигелгән әйберләр зур кызыксыну уята. Чара фотосессия белән тәмамланды .

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

22 гыйнвар көнне Мингәр авылы клубында Миннәхмәтов Мидхәт Миннәхмәт улы һәм Миннәхмәтов Ирек Җәүдәт улы истәлегенә шахмат һәм шашка ярышлары булып узды. Ярышны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә “Саба-Арена” үткәрде.

Ярышның төп идея бирүчесе – әлеге төр ярыш буенча күп уеннарда җиңүче булган Миңгәр авылында туып-үскән Әхмәтов Азат.

Җиңүчеләрне Радик  Җәүдәт улы Миннәхмәтов котлады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

23 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта Тимершык, Мишәбаш, Явлаштау командалары көч сынашты.

Уен нәтиҗәләре:

Тимершык- Мишәбаш 3:5;

Тимершык- Явлаштау 4:2.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 80 яшь тулу уңаеннан "Шигъри җанлы шәхес" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Нәкыйп Каштанов практик табиб булып эшли һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә. Укучыларга Н. Каштанов язган китаплар тәкъдим ителде. Кунаклар шигырьләр, проза укыдылар. Ә балалар язучының хикәяләре буенча рәсемнәр ясадылар. Ел фасыллары турында шигырьләр һәм табышмаклар аеруча зур кызыксыну уятты, алар балаларга туган табигатьне яхшырак белергә ярдәм итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

16 январь конне Эзмә авылында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба   муниципаль районы чемпионаты  уеннары узды. Эзмә авылы бозында “Ястреб”, “Эзмә”, “Тимершык”, “Шыңар” командалары очрашты.

Уен нәтиҗәләре:

“Эзмә” - “Тимершык” 3:4

“Шыңар” - “Ястреб” 0:11

“Тимершык”  - “Шыңар” 6:0

“Эзмә” - “Ястреб” 4:5

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авылында урнашкан  хоккей каробкасы коньки белән ирекле шуу, хоккей уйнау өчен һәрвакыт әзер!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  «Иске, Иске, Яңа ел !» дигән исем астында күңел ачу чарасы үткәрделәр. Тамашачылар өчен күңелле уеннар, конкурслар белән бай программа әзерләнгән иде. Барысы да бик канәгать калдылар: биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар һәм татлы бүләк өчен шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай белән Кар кызы Иске Яңа елда муллык, бәхет һәм сәламәтлек теләделәр. Үзешчәннәр башкаруындагы иҗади номерлар кунакларга уңай кәеф бүләк итте. Кичә чыршы янында әйлән-бәйлән һәм дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм бик күп күңелле тәэсирләр һәм истәлекле мизгелләр калдырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Соңгы атналарда күп күләмдә кар яву күзәтелде, моның белән киләсе елда игеннәр уңышы мул булачак дип фаразлыйбыз. Ә җирлектәге авыл урамнары, иҗътимагый үзәкләр  территориясе, тротуарлар, чишмәләр, гидрантлар тиешле дәрәҗәдә көндәлек чистартылып тора. Бу эшләр бу арада бик актуаль булды, чөнки озакка киткән бураннар халыкка көнкүрештә авырлык тудыра.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30-31 декабрь көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортларында һәм клубларда   Яңа ел бәйрәме тамашалары булып үтте. Мәдәният йортлары, клуб хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчән сәнгать әһелләре бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгән иделәр. Бал-маскарадлар югары рухта барды. Килгән кунакларны һәм катнашучыларны Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел белән котлады. Тамашачылар белән дә төрле күңелле уеннар оештырылды. Катнашучыларның барсына да яңа ел сувенирлары һәм Кыш бабай күчтәнәче бирелде. Бал-маскарадлар югары күңел күтәренкелеге белән барды, тамашачылар бәйрәм-тамашадан канәгать калдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International