ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә хәзерге заман татар шагыйре һәм драматург Рафис Корбан иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Балалар аның утыздан артык шигъри китап авторы, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең  Ш. Маннур һәм. А. Алиш исемендәге  премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе икәнлеген белделәр. Үзенең эчкерсез, игелекле һәм мавыктыргыч әсәрләрендә ул балаларга әйләнә-тирә дөньяны күрсәтә белә.

Китапханәче белән бергә балалар шигырьләр сөйләделәр, "Рафис Корбаннан табышмаклар"викторинасында актив катнаштылар һәм  «Җиде төстә кунакта» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук кызыклы уеннар да уйнадылар. Һәм әлбәттә инде ахырда балалар теләгән бүләкләрен  алдылар

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2021 ел
шимбә

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бәйрәм атмасферасы тудыру һәм бәйрәмнәрне күтәренке рухта уздыру максатыннан, Тимершык авыл җирлеге территориясендә әзерлек эшләре дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

16 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Соңыннан гафу үтенергә туры киләчәк» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Балаларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Башта балалар белән Ф.Яруллинның «Юылмас хурлык» һәм В. Нуриевның «Урман суы төшкәндә» хикәяләрен укыдык. Соңыннан балалар белән бу хикәяләр буенча фикер алышу үткәрелде. Әлбәттә, соңыннан гафу үтенергә туры киләчәк гамәлне эшләргә кирәкми. Аннары үзеңә дә үкеннергә туры киләчәк бит. Тик менә, һәрвакытта да алай килеп чыкмый шул. Кайчагында, ашыгычлык белән теләсә нәрсә әйтеп атып, соңыннан сине гафу итмәүләре булу өчен оят һәм куркыныч булуы мөмкин. Шуңа күрә, теләсә кайсы вакытта һәм ничек кенә кыен булмасын,үз- үзеңне кулда тотарга кирәк . Соңрак, тагын бер кат уйлаганнан соң, сез түземлелегегез һәм үз-үзегезне контрольдә тотканыгыз өчен үзегезгә рәхмәт әйтерсез. Башка кешеләр алдында кызарырга да туры килмәячәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

12 декабрьдә ел саен илебездә иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Конституциясе - Россиянең конституциячел корылышы нигезләрен, дәүләт корылышын, вәкиллекле, башкарма, суд органнарын һәм җирле үзидарә органнарын төзүне, шулай ук кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен билгеләүче иң югары юридик көчкә ия норматив хокукый акт. Бу истәлекле көн уңаеннан, 11 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Без барыбыз бергә – Россия” дип исемләнгән гражданлык дәресе үткәрелде. Чарага өлкән сыйныф укучылары чакырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире балаларны Россия Конституциясенең күптәнге тарихы белән таныштырды, Конституциянең дәүләтнең төп законы булуын һәм Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе булуы турында сөйләде. Гражданлык дәресендә китапханәче белән бергә балалар шулай ук илнең Төп Законының төп нигезләмәләрен карадылар. Россия Федерациясенең һәр гражданинының хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. 2020 елның 1 июлендәге РФ Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләштеләр. Чара “Минем Туган илем – Россия” дигән презентация белән үрелеп барды. Чара ахырында “Россияне кем яхшырак белә?” дигән викторина үткәрелде.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сабай авылында “Улаклы” чишмәсенең иске бинасы сүтелеп, яңа чишмә будкасы урнаштырылды. Чишмә халык белән берлектә, үзара салым программасы нигезендә яңартылып эшләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

    Җирлек буенча инеш буйларын корган агач, куаклардан чистарту эшләре башкарылып тора. Шулай ук язгы ташуга әзерлек максатыннан елга буйларында булган торбаларны ләмнәрдән чистартып, канаулары тирәнәйтелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

7 декабрь көнне Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә инвалидлар көненә багышланган “Кешеләргә яхшылык бүләк итегез” дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде. Бу көнне балалар игелеклелек һәм шәфкатьлелек, җәмгыятебезнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата мөнәсәбәте турында сөйләшү өчен җыелды. Китапханәче балаларга бу көннең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар кешеләргә карата ярдәмчел булсак, дөнья тагын да матуррак булачак дигән фикергә килделәр.
Чараның икенче өлешендә бизәкләр һәм эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авылында ООО “Смит” оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан хоккей каробкасында төзекләндерү эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Электрдан куллану кагыйдәләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Тимершык авылында төзекләндерү эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
декабрь, 2021 ел
шимбә

Елмаю – бер-береңә сүзсез тапшырыла торган универсаль бәхет билгесе ул. Елмаю – ул бүләк, без аны һәр кешегә бүләк итә алабыз. Балалар елмаюы – ул чисталык, ихласлык, игелек һәм ышаныч. 3 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында мәдәният йорты мөдире һәм китапханәче тарафыннан Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Дөньяга елмаю бүләк ит" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Бу чарага Саба интернат-мәктәбенең мөмкинлекләре чикле укучылары чакырылган иде. Рәсемнәрендә балалар үзләренең әйләнә-тирәдәгеләргә бүләк итә торган елмаюларын сурәтләделәр. Елмаюлар ясап, балалар уңай эмоцияләр, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, иксез-чиксез елмаю алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International