ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Тимершык мәдәният йортында Файзрахман Камалның  “Заманча сәнгать музее» дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе һәм үзъмәшгүл-иҗатчы авылдашыбыз Габтрахимов Маратның күргәзмәләре халыкка куеп күрсәтелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 3 февраль көнне  Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мөрсалим улының  чыгышы.

2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы.

3.  Курса урман участогы вәкиле Гилазов Ф.Т урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.

4.Тимершык авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм  2023 елга планнары.

5. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хазиевның 2022 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2023 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

6. 2022 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2023 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.

7. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Укытучы һөнәренә караганда җаваплырак һәм кызыклырак һөнәр юк. Укытучы эше-сорауларга җавап эзләү, үзеңне мәңгелек камилләштерү, укыту белән бәйле эш һәрвакыт иң катлаулы һәм шул ук вакытта мактаулы чараларның берсе булып саналды.

2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, шуның хөрмәтенә 31 гыйнварда Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Зур тәнәфес» дип исемләнгән уен программасын үткәрделәр. Уен программасы вакытында балалар бик теләп мавыктыргыч уеннарда һәм биремнәрдә катнаштылар. Бик күп кызыклы конкурслар һәм уеннар белән тулган программа бер баланы да битараф калдырмады. Чара бик күңелле узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

28 гыйнварда Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Халыкара студентлар көне уңаеннан “Студент тырышып укый, күңелсезләнеп  утырырга вакыты юк аның!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды.

Чараның башлануы бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән танышу булды. Аннан соң күңелле, мавыктыргыч конкурслар, уеннар узды.Чарада студентлар һәм булачак студентлар катнашты. Яшьләр һәр биремне зур кызыксыну һәм иҗади якын килү белән башкардылар, үзләренең тапкырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә юмор, көлү, елмаю, яхшы кәеф атмосферасында үтте һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2023 елның 29 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Тимершык”, “Ястреб”, “Эзмә”  командалары көч сынашты.

Уен нәтиҗәләре:

“Тимершык” – “Эзмә”        6:0

“Тимершык” – “Ястреб”     8:2

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Балалар шагыйре һәм язучысы Әминә Бикчәнтәеваның  110-ел тулу уңаеннан 26 гыйнварда Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Балалар әдәбиятының дәү әнисе" дигән  чара уздырдылар. Чара укучыларны шагыйрәнең иҗатына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Башта китапханәче балаларны язучының иҗаты белән таныштырды, соңыннан балалар юбиляр-авторның шигырьләрен укыдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

25 гыйнварда Россиядә  «Студентлар көне» (Татьяна көне) билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 2005 елның 25 гыйнварындагы 76 номерлы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән. 21 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбе укытучылары яшьләр һәм студентлар белән «Студентлар көне» дип исемләнгән очрашу кичә үткәрделәр. Очрашу әңгәмә нигезендә концерт номерлары белән үрелеп барды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

22 нче гыйнвар көнне Миңгәр авылында иҗади шәхесләр белән очрашу булып узды.
Ел ярым чамасы элек танылган рәссам Файзрахман Камалов Миңгәргә кайтып төпләнеп, иске мәктәп бинасында мастерской булдырып, иҗат белән шөгыльләнә башлый. Шәхес тирә якта тиз танылу алып мастер классларга үзенең иҗади дусларын да еш чакыра.

   Бүгенге чарада Фәйзрахман Камаловның улы - Ильясның виолончель, кыл-кубыз кебек үзенчәлекле уен коралларында уйнавы бигрәк сокландырды.
Ул - яшь композитор, халыкара конкурслар лауреаты, Кәрим  Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы – Ильяс Камал.

Шулай ук чарада кыл-кубыз һәм башка уен кораллары ясаучы Җәлил Вильданов, рәссам - якташыбыз Мөдәррис Минһаҗев, Шәүкәт Биктимеров кызы бүгенге көндә Миңгәрдә яшәүче Гүзәл апа катнашу бәйрәмгә нур өстәде.
Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗев - Шәмәрдәндә туган— рәссам, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы.
Сүз уңаеннан, чын рәссамнар һәр атнаның җомга көнендә, 15.00.сәгатьтә мастер - класска көтеп калалар.
Үткәрелү урыны: иске мәктәп бинасы. Үзегез дә, балалар белән дә килергә мөмкин. Рәсем белән кызыксынган кешегә зур мөмкинлек бу. Чара түләүсез.
 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлеге командасы  хоккей буенча район чемпионатында актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"ТАТАВТОДОР" ААҖ нең Саба филиалы Тимершык авылындагы төбәк юлын кардан чистартты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International