Кышкы каникулларны олылар да, балалар да көтә. 4 гыйнварда Кызыл-Мишә мәдәният йортында балалар өчен "Кышкы бизәкләр"дигән яңа ел рәсемнәре конкурсы уздырылды
Әлеге конкурсның максаты барлык катнашучыларга иҗади активлыгы өчен кирәкле шартлар тудыру, шулай ук бәйрәм, тылсымлы Яңа ел атмосферасы булдыру иде.
Барлык катнашучылар да үзләренең фантазияләрен һәм иҗади потенциалын күрсәтә алдылар. Бирелгән эшләр карандашлар һәм фломастерлар белән буялды. Кышкы матурлык образы булган һәр рәсем үзенчә яхшы һәм үзенчәлекле магиягә ия: сокланырлык! Җиңүчеләр һәм катнашучылар татлы бүләкләр алдылар.
Кышкы уеннар һәм ачык һавада күңел ачу — бу традиция. Кар һәм салкын урамда вакыт үткәрү өчен беркайчан да киртә булмады. Кыш килү белән чын мәгънәсендә бәйрәм башлана — ачык һавада актив уеннар физик сәламәтлек өчен генә түгел, эмоциональ халәте өчен дә файдалы. 5 гыйнварда Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашлары өчен тюбингта таудан шуу оештырды.
7 января работниками Тимершикского сельского дома культуры был организован Новый год для детей. Мероприятие сопровождалось веселыми играми, лотереей, песнями и танцами.
Тимершык авылында урнашкан хоккей каробкасы коньки белән ирекле шуу, хоккей уйнау өчен һәрвакыт әзер!
16 декабрь көнне Тимершык авыл мәдәният йортында Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасының “Дуслык белән көчле без”исемле концерты булып узды. Балалар бакчасына йөрүче һәр бала сәхенәгә чыкты. Балалар белән бергә ата-аналар да һәм бакча хезмәткәрләре дә үз чыгышлары белән чыктылар. Барлык концертта катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң авыл җирлеге биләмәсендә күперләрне кардан чистарту оештырылды. Тимершык авыл җирлегендә авыл юллары һәм күперләре кардан вакытында чистартылып тора.
Тимершык авыл җирлеге буенча чишмәләрне көндәлек кардан, боздан чистарту эшләре алып барыла. Тимершыкта “Изгеләр” чишмәсе чистартылды.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. ИП Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар чистартылды..
Инвалидлар ункөнлеге хөрмәтенә 6 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Тимершык, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә, Сабай, Миңгәр авыл клублары хезмәткәрләре оештырган «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән концерт булды. Концерт биюләргә, җырларга һәм матур сүзләргә бай иде. Тамашачы зур кызыксыну белән концерт карады, һәр чыгышны алкышлады. Талантлы башкарылган һәр номер тамашачыларда онытылмаслык тәэсир калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.
3 декабрь көнне «САБА-АРЕНА» МБУ базасында район яшьләренә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән «PROFФЕСТ» һөнәрләр фестивале проектын тормышка ашыру булды, анда 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге Тимершык авыл җирлеге яшьләре актив катнашты.