ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 8 гаиләгә йорт төзелеше алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кызыл-Мишә авылы  М. Җәлил урамында үзара салым программасы нигезендә юл ремонты бара. Эшне "Рамазан"  ҖЧҖ  башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара дуслык көне - кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән бәйрәм. Бәйрәмнең максаты -кешеләр, тулы бер мәдәниятләр, дәүләтләр һәм милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр мөһимлеге турында искә төшерү. 27 июль көнне Мингәр авыл китапханәсендә «Халыкара дуслык көне» темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар аларга хас булган милләтләрне искә төшерделәр, милләтара дуслык мөһимлеге турында сөйләштеләр. Бергә дуслык турында шигырьләр укыдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Әкиятләрне барлык балалар да ярата – сихри һәм маҗаралар мавыктыра, күңел ача, яхшылык һәм гаделлеккә өйрәтә. Җәйге каникуллар вакытында да әкиятләрдән башка булмый. Мингәр авыл китапханәсе мөдире " Матур җәйге көндә әкиятләр илендә " дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар үзешчән театр тамашасында катнаштылар - алар «Куян кызы» әсәрен сәхнәләштерделәр. Чара катнашучыларга матур сәнгать белән очрашу шатлыгы бүләк итте. Очрашу бик күп уңай хисләр һәм тәэсирләр калдырды. Балалар сәнгать белән кызыксындылар. Барлык катнашучылар да призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Сабай авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә төзелеп килүче обелиск эшләре төгәлләнү ягына бара. Эшләр  үзара салым программасы нигезендә башкарыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегенең Көек авылы  Татарстан тыкрыгында Республика программасы буенча юлга вак таш тушәлде. Эшне Балтач "МДСУ-1" ҖЧҖ  башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23 июль көнне Сабай авылында авылдашларын көтеп алган очрашуын оештырдылар. Сабай авылы якташлар очрашуына кайчандыр биредә яшәгән һәм бүгенге көнгә кадәр авылдашларына булган мәхәббәтен саклап калуны дәвам иткән кешеләр җыелды. Барысы да уңай эмоцияләр һәм яңа очрашуга өмет алдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Тимершык авыл эченнән үтүче региональ әхәмияткә ия булган юлдагы ясалма тигезсезлекләрне яңарттылар. Эшне "Татавтодор" АҖ Саба филиалы башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

17 июль көнне Сабай авыл клубында Сабай авылы имам-хатыйбы Галиәкбәров Фәрхулла белән очрашу булды. Ул дога укыды, балалар да үзләренең белгән догаларын сөйләделәр. Очрашу бик кызыклы булды, бер үк вакытта мәчеткә дә бардылар. Ул балаларга үзенең яхшы теләкләрен әйтеп саубуллашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Кызыл-Мишә мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «обьективта - гаилә»дип исемләнгән фотографияләр конкурсы булып узды. Бәйгегә гаилә бәйрәмдә, ялда, табигатьтә яки өй шартларында сурәтләнгән фоторәсемнәр кабул ителде. Иң мөһиме-фото уңай, кызыклы булсын!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International