Саба муниципаль районы Тимершык авылында яшәүче Хайруллина Минниса Хайрулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Россия Президенты В. В. Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. һәм җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең «Тимершык» бригадасы баш агрономы Мөхәммәтҗанов Д. В. котладылар.
Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары кардан һәм боздан чистартылды, канаулар ачылды.
Районыбызда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты төгәлләнде. Тимершык авыл җирлеге командасы 1 урынны яулады.
26 март көнне Тимершык мәдәният йортында "Туган җирдә бәхет, офык киң, кешеләре гүзәл гөлгә тиң!" дип исемләнгән 60 яшьлек юбилярлар кичәсе булып узды. Залда юбилярларның туганнары, балалары һәм авылдашлары җыелды. Һәр чыгыш концерт номерлары белән үрелеп барды. Чәчәкләр, бүләкләр, якын туганнарыннаң, авылдашларыннаң җылы сүзләре һәм иң мөһиме-кабат чираттагы юбилейда очрашырга.
Яз үз хокукларына керә. Ә аның белән бергә якты, язгы «Нәүрүз» бәйрәме дә килә. Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар, яз килүгә шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөрешәләр. Бу бәйрәм безнең авыл халкы өчен дә матур традициягә әверелде. 19-20 март көннәрендә Тимершык авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз» үткәрелде. Яз бәйрәме җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында барлык катнашучыларны учак ягып казанда пешерелгән кайнар «Карга боткасы» көтә иде.
Нәврүз бәйрәмнәре халыктан бирнә җыеп һәм спонсорлар ярдәме белән үтте.
2022 елның 19 мартында Тимершык авыл җирлеге хоккей майданчыгында Гарипов Минияр Әхматнур улы, Мубараков Айнур Илдус улының якты истәлегенә “Итекле хоккей” бәйгесе үткәрелде. Хоккейда алты команда катнашты. Командалар мактау грамоталары һәм иганәчеләребезнең акчалата призлары белән бүләкләнделәр.
Саба муниципаль районы буенча үткәрелгән “Алкалы хоккей” уенында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашты.
Язгы ташуга әзерлек уңаеннан Тимершык авыл җирлегендә елгаларны чүп-чардан, ләмнән арындырдылар
13 март көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр белән Кызыл-Мишә авылында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрү өчен бүләкләр җыю оештырдылар. Бүләкләр, ярмалар, кәнфитләр күп җыелган иде. Барлык авылдашларны 19 март көнне Кызыл- Мишә авылы мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырылды. Җыелган бүләкләр бәйрәмдә катнашучыларга тапшырылачак
Саба муниципаль районы Тимершык авылында яшәүче Гумерова Гөлҗиһан Зиннәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Россия Президенты В. В. Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. һәм җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең «Тимершык» бригадасы баш агрономы Мөхәммәтҗанов Д. В. котладылар.