2023 елгы футбол сезоны буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары
11 июнь көнне Иләбәр авылы янында узган Сабантуй быел да гөрләп үтте. Бәйрәм –“Игенче” ҖЧҖе көче һәм тырышлыгы белән оештырылды. Алдагы еллардагы кебек үк, бик күп кунаклар җыйды, бай һәм грандиоз булды. Сабантуй югары дәрәҗәдә узды, оештыру чараларының барлык нечкәлекләре дә исәпкә алынды. Мәйдан кунаклар, спорт чаралары, балалар Сабантуе өчен барлык уңайлыклар белән тулысынча җиһазландырылды. Төрле аттракционнар корылды,сату өчен урыннар булдырылды.
Милли бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм хезмәткәрләре Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Иләбәр, Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә узды. Авыл урамнарында гармун тавышы тынмады, хуҗабикәләр өстәлләр әзерләп бәлешләр һәм тәм-томнар белән каршы алдылар.
Катнашучылар матур милли костюмнар киеп, авылның һәрбер урамында йөреп, бүләк биргән һәр кешегә рәхмәт белдереп, сәламәтлек, уңыш һәм иминлек теләделәр!
"Игенче" ҖЧҖ дә территорияләрне чистарту һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә
Эзмә авыл жирлегенә караган оешма житәкчеләре жиңү парадында катнаштылар.