ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Су безнең тормыш» исеме астында чишмәләргә культпоход оештырдылар. Су - гаҗәеп табигать бүләге. Җирдә бернәрсә дә сусыз яши алмый. Җир тирәнлегеннән чишмәләр өслеккә тере дымны чыгара. Экскурсия барышында балаларга чишмәләрнең әһәмияте, чишмә суының шифалы үзлекләре, аларга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге һәм чишмәләрнең әйләнә-тирә мохиттә су тигезлегенең мөһим өлеше булуы турында сөйләделәр. Безнең көннәрдә чишмәләрне төзекләндерергә кирәк, аларны карарга кирәк, алар турында һәркем кайгыртырга тиеш. Экскурсия барышында балалар белән матур куаклар һәм агачлар шул ук шифалы су белән сугарылды. Чөнки кечкенә генә игелекле эш чишмәләр тирәсендә экологияне һәм табигатьне сакларга ярдәм итә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Эзмә авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре балалар һәм авыл халкы белән Сабантуй уңаеннан бүләкләр җыйды. Халык бүләк иткән бүләкләр зур колгага бәйләнде. Балалар бик теләп кәнфит җыйдылар, матур шигырьләр сөйләделәр. Авыл халкы бу йоланы яраталар һәм актив катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авылында Иләбәр авыл китапханәсе, клуб хезмәткәрләре һәм «Умырзая» балалар бакчасы коллективы, авыл яшьләре белән берлектә Сабантуйга бүләкләр җыю оештырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Җәйге ялларны файдалы итеп уздыру максатыннан укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырыла. Эзмә урта мәктәбе каршында оештырылган ял лагерына йөрүче укучыларның 1 отряды  4 июнь көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клубына экскурсиягә килделәр. Китапханәгә язылу, китапны куллану кагыйдәләре белән танышканнан соң  укучыларга “Китаплар дөньясына сәяхәт” дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның икенче өлешендә  “Халкым җәүһәрләре” дигән исем астында клуб фоесында фольклор сәгате уздырылды. Милли уеннар, йолалар  турында бай мәгълүмат җиткерелгәннән соң укучылар бик теләп  “Биш парлы”, “Гөлбану” “Йөзек  салыш” “Капкалы” уеннарын уйнадылар. Цифрлаштыру  елы уңаеннан куелаган күргәзмәгә дә күзәтү ясалды. Һәр экспонатны укучылар кызыксынып карадылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн уңаеннан Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Җир шарын балаларга бирик!» дип исемләнгән чара оештырды. Балалар ике командага бүленеп, төрле конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар. Балаларның җанлы йөзләрен күрү бик күңелле булды, алар бик теләп ярыштылар. Ахырда, әлбәттә, дуслык җиңде. Мондый чаралар балаларның иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итә. Соңыннан барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Эзмә мәдәният йорты һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында «Уеннар халык ижаты жимеше» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Татар авылларында һәм шәһәрләрендә яшьләр арасында хәрәкәтчән уеннар киң таралган иде. Хәтта иң тыйнак халык бәйрәме дә алардан башка үтми. Уеннар кеше мәдәнияте хәзинәсе булып тора. Халык уеннары уйнаганда, балаларда туган ил мәдәниятенә тотрыклы, кызыксынучан, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша, патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт үсеше өчен эмоциональ уңай нигез булдырыла. Халык уеннары аша бала иҗади һәм физик яктан гына түгел, ә әхлакый яктан да үсә. Бүгенге чарада матур халык уеннары турында тагын бер кат искә төшерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбенең «Бәхетле балачак» исемле отчет концерты булып узды. Концерт беренче сыйныф укучылары чыгышы белән башланып, һәр сыйныф чыгышы белән дәвам итте. Талантлы укучылар сәхнәдә кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар. Биредә матур җырлар да, дәртле биюләр дә, күз яшьләре белән тыңлаган шигырьләр дә ишетергә мөмкин иде. Мәктәп концертлары һәрвакыт үзенчәлекле уза, ниндидер үз, җылы атмосфера бар. Тамашачылар яшь артистларның һәр чыгышын бик җылы каршы алдылар һәм аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
май, 2022 ел
чәршәмбе

24 май көнне Эзмә мәдәният йортында "Сау бул мәктәп!"дип исемләнгән  Эзмә урта мәктәбе укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме узды. «Соңгы кыңгырау укучылар өчен традицион бәйрәмгә әверелде. Вакыт сизелми дә үтеп китә, беренче кыңгырау чылтырарга да өлгермәде, соңгысы да җитте. Соңгы кыңгырау укуны тәмамлаганнан соң йомгаклау сызыгын ясый һәм чыгарылыш имтиханнары, мәктәп практикасы уза башлауга әйләнә. Бәйрәм ахырында унберенче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Һәр укучының күңелендә узган уку елы, мәктәп стеналарында узган шатлыклы мизгелләр моңсу үтә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
май, 2022 ел
дүшәмбе

15 май – Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе – гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне дәвам  итү. «Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Әни янда, китап кулда, димәк без дөрес юлда» дигән исем астында интеллектуаль уен оештырдылар. Катнашучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Әкият, мультфильм геройларын искә төшерделәр,кроссворд, ребуслар чиштеләр. Әниләр әсәрләрнең авторларын эзләгәндә, балалар тизлеккә  пазллар җыйдылар,  махсус карточкалар белән уен оештырдылар. Соңыннан чарада катнашкан һәр гаиләгә «Рәхмәт хатлары» тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлеге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International