ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган гореф-гадәтләр һәм кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән уратып алынган. Астрономия календаре буенча Истәлекле Нәүрүз нәкъ менә шундый бәйрәмгә керә. Бу көн табигатьнең, кешенең, аның күңеленең һәм йөрәгенең яңаруын, ә киң мәгънәдә – яңа тормыш башлануын аңлата. 19 март көнне Эзмә мәдәният йорты ишегалдында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм Кыш бабайның гадәти булмаган чаналарда килүеннән башланды. Соңыннан кызыклы һәм күңел ачу сәхнәсе белән дәвам итте. Авылдашлар уенга кушылып, биеделәр. Бәйрәм ахырында тәмле пылау, коймак белән сыйландылар. Барлык катнашучылар да бәйрәм чарасы ахырында истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
март, 2022 ел
җомга

«10» март көнне Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Куркынычсызлык әлифбасы» исеме астында викториналы уеннар үткәрелде. Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Назыйф кызы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Мәҗитов Фаил Зөфәр улы катнашты. Юллардагы транспорт елдан-ел арта бара. Транспорт туганнары белән очрашуны тизләтә, мәктәпкә, эшкә вакытында илтә. Тик кеше гомере өчен куркыныч тудырган мизгелләр дә була. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк. Балалар кагыйдәләрне яхшырак истә калдырсын өчен, аларны уеннар ярдәмендә оештыру яхшырак. Балалар зур кызыксыну белән кунакларны тыңладылар һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Чара ахырында балалар кунаклардан матур һәм кирәкле бүләкләр алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2022 ел
чәршәмбе

«8» март көнне Эзмә мәдәният йортында Раушан Шәрифнең «Мин мәңгегә сине сөярмен» спектакле күрсәтелде. Спектакльдә Эзмә мәдәният йортының «Моң» халык театры актерлары , шулай ук Көек, Өтернәс авыл клублары хезмәткәрләре катнашты. Бу спектакльдә кайчандыр бер-берсен яраткан ике кешенең язмышлары күрсәтелде, әмма аларны тормыш аерган була. Бу моңсу комедия беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар көлде дә, елады да.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Елның иң   матур вакыты ул- яз. Табигать уяна, кояш яктырта, өметләребез чәчәк ата. Язның иң назлы, матур бәйрәме - 8 март Халыкара хатын - кызлар көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан 7 март көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Яз китергән бәйрәм” дигән исем астында бәйрәм кичәсе уздырдылар. Чара ике команда арасында бәйге формасында узды. 6 турдан торган ярышта катнашучылар җитезлектә, уңганлыкта, үзешчән сәнгатьтә көч сынаштылар. Бәйгегә нәтиҗә ясалып истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«5» нче март көнне Эзмә авыл җирлегендә Кышкы спартакиада уеннары үткәрелде. Спорт бәйрәмен Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. ачып жибәрде. Чаңгы ярышлары тәмамланганнан соң, бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р. Ишниязов катнашты. Иганәчеләр Эзмә авыл җирлеге, ҖЧҖ «Игенче», КФХ Әхмәтов Р.Г., ҖЧҖ «Сабинская ПМК Мелиорация», ҖЧҖ «Саба җитен», ШЭ Мәүлетов А.Х., ШЭ Зарипов А.М., ШЭ Әхмәтов В.Г., ШЭ Габдрахманова Ч.И.  Ярышлар программасына волейбол ярышы, канат тартышу, чангы ярышы, хоккей уены  кергән иде. 200гә якын спортчы уеннарда катнашты. Барлык килгән катнашучыларны һәм кунакларны кайнар пылау, коймак, чәй тәм-томнары белән ҖЧҖ «Игенче», КФХ Әхмәтов Р.Г., ҖЧҖ «Сабинская ПМК Мелиорация» оешмалары бушка сыйлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
март, 2022 ел
шимбә

2022 ел Россиядә  Мәдәни мирасны саклау елы буларак билгеле. Борынгы заманнардан сакланып калган мәдәни мирасларыбыз арасында сөлгеләр зур урын алып торалар. Алардагы бизәк – рәсемнәргә халыкның бәхет һәм матурлык турындагы уй –хыяллары, элек –электән килгән гореф – гадәтләре, иң якты хис – тойгылары салынган. 4 март көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре  “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән        “Аклы татар сөлгесе – күңелемнең көзгесе” дигән исем астында фольклор кичә уздырдылар. Чара барышында  сөлгегә  багышланган  җырлар, шигырьләр яңгырады.Һәр катнашучы үзенең сандыгында сакланучы борынгы сөлгеләрне алып килеп, аның тарихы белән таныштырды. Кичә азагында  өлкәннәребез  кичке  уеннар  уйнап  күңелле  ял иттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
март, 2022 ел
сишәмбе

Бәйге аерым турлардан торды, анда 4 дәү әти катнашты.
Бу чарада һәр дәү әти үзенең осталыгын, тапкырлыгын,фантазиясен күрсәтте. Һәр тур концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды.
Тамашачылар катнашучыларны җылы каршы алдылар,  чараны оештырган һәм яхшы кәеф бүләк иткән өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә мәдәният йорты һәм Иләбәр китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр белән «Туган телем-татар теле»дип исемләнгән халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган интеллектуаль уен оештырдылар. Һәр халыкның үз туган теле бар. Туган телне һәркем белергә тиеш. Уен барышында балалар туган телдә мәкальләр, табышмаклар чиштеләр, рәсемдә сурәтләнгән геройлардан әкият исемнәрен белделәр, эчтәлеге буенча сораулар бирделәр. Интеллектуаль уеннарның төп максаты-катнашучыларның белемнәрен тирәнәйтү, аларның фикерләү дәрәҗәсен арттыру. Интеллектуаль уен кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Эзмә мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII нче Республика фестиваленең зона туры булып узды. Бәйгедә Эзмә, Көек, Мишәбаш, Утар, Шекше, Иләбәр, Кызыл Мишә, Пүкәл авылларыннан 30дан артык үзешчән башкаручы катнашты. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«12» февраль көнне Эзмә авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2022»  -  «Лыжня Татарстана 2022»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды. Анда Эзмә авыл җирлеге территориясендә урнашкан барлык оешма хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр чакырылган иде. Елның иң массакүләм ярышларының берсендә 360 кеше катнашты, шуларның 14 җитәкчеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International