ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

18 май – Халыкара  музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1977 елда халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Бу көнне музейларда “ачык ишекләр көне”, экскурсияләр уздырыла. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Музейлар – тарих сакчысы” дигән исем астында тарих сәгате уздырдылар. Китапханәдә урнашкан музей почмагындагы экспонатларга нигезләнеп  тематик викторина уздырылды. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар үзләре белән алып килгән экспонатларын музей почмагына бүләк иттеп калдырдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
май, 2021 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Эзмә авылындагы сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәл каршында бәйрәм митингы үткәрелде.   Укучылар мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды.  Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«08» майда Олыяз һәм Иләбәр авылларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл-обелиск ачылды. Тантанада Саба районы Башкарма комитеты җитәкчече урынбасары И.И.Кутдусов катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә тыл ветераннарын Җиңү көне белән котланды. Тыл ветераннарына котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
май, 2021 ел
шимбә

«30» апрель көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авыл мәдәният йортында «Театр яктылык, нурга илтә!» фестивале кысаларында, Саба районы МЧС хезмэткэрлэре Туфан Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» пьесасы буенча спектакль күрсәттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә  торак пунктларнын территориясен санитар чистарту буенча эшлэр дэвам итэ.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай – милләтебезнең якты кояшы. Кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Туган илгә,туган телгә мәхәббәт хисе Тукай исеме белән бергә туа. Бөек шагыйребезнең тууына 135 ел тулу уңаеннан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре укучылар белән берлектә  «Тукай рухы яши күңелдә» дигән исем астында квест - уен оештырдылар. Укучылар ике командага бүленеп 4 тукталыш буенча сәяхәт иттеләр. Һәр тукталышта аларга Тукай иҗатына багышланган биремнәр әзерләнгән иде. Соңгы тукталышка барып җиткәнче катнашучылар шагыйрьнең әсәрләрен яттан укыдылар, сәхнәләштереп күрсәттеләр, кроссворд, ребуслар чиштеләр. Җиңүче команда билгеләнде, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2021 ел
шимбә

Ел саен «29» апрельдә бөтен дөнья буенча Халыкара бию көне көне булып санала. Биюнең барлык стильләренә багышланган бу бәйрәмне 1982 елдан Халыкара бию советы инициативасы белән билгеләп үтә башладылар. Әлеге бәйрәмнең төп идеясе - биюнең барлык юнәлешләрен берләштерү, ә бию көне - аны олылау өчен сәбәп, шулай ук аның барлык сәяси, мәдәни һәм этник чикләрне узу сәләте, кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына берләштерү мөмкинлеге.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2021 ел
шимбә

«16» апрель көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» пьесасы буенча спектакль куелды. Аны Сбербанк, Россельхозбанк, Ак барс банк хезмәткәрләре әзерләде. Тамашачылар спектакльдән ләззәт һәм гыйбрәтле тормыш дәресе алдылар. Туфан Миңнуллинның лирик комедиясе предприятие бухгалтериясендә хатын-кызлар коллективында бара. Төрле яшьтәге хатын-кызлар арасында тормышка төрле карашлы бер ир-ат эшли. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер узенең игелекле киңәшләре белән.  Спектакль тамашачылар алкышлары астында зур уңыш белән узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International