ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

«13» февраль көнне Эзмә авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2021»  -  «Лыжня Татарстана 2021»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды. Анда Эзмә авыл җирлеге территориясендә урнашкан барлык оешма хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр чакырылган иде. Елның иң массакүләм ярышларының берсендә 280 кеше катнашты, шуларның 15 җитәкчеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
февраль, 2021 ел
җомга

Саба районының Эзмә авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Олыяз авылында авыл хуҗалыгы белгечләренә дип 3 яңа йорт төзелә башлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы Эзмә авыл җирлегенең Олыяз, Пүкәл авылларында дәүләт программасы нигезендә йортлар төзелеше башланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«10» февраль  көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 нче елнын «09» февраль конне Эзмә авыл җирлегенең Олуяз мэдэният йортында Ахметов Р.Г.  крестьян-фермер хуҗалыгының отчет җыелышы булып узды. Директор һәм баш белгечләр 2020 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2021 елга планнар билгеләделәр. Җыелыштан соң барлык эшчелэр очен концерт программасы булып узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Хоккей - спортның иң популяр кышкы төрләренең берсе. Бу уен өлкәннәргә дә, балаларга да ошый. Реакция һәм хәрәкәтләрне яхшы координацияләүне үстерә. Шулай ук уен ихтыяр көче, чыдамлык, дисциплиналылык һәм оешканлык тәрбияләргә ярдәм итә. Чөнки бу команда уены-уенчылар коллектив белән хезмәттәшлек итәргә һәм тиз арада карарлар кабул итәргә өйрәнә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2021 ел
җомга

Һәр елны 2 февралдән – 9 февральгә  кадәр Куркынычсыз Рунет атналыгы уздырыла. Әлеге атналык кысаларында «04» февраль көнне Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Куркынычсыз интернет» дигән  исем астында танып – белү сәгате уздырдылар. Чара барышында китапханәче укучыларга интернетта чыга торган мәгълүмат чараларының зыяны, спам, вируслар турында сөйләде. Мошенниклар тозагына эләкмичә ничек эшләргә кирәклеген ассызыклады. Катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«04» февраль көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мэдэният йортында 2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча «Игенче» хужалыгынын отчет җыелышы булды. «Игенче» хужалыгы 2020 елда яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, җыелыштан соң барлык эшчелэр очен Вадим Захаров, Динә һәм Рафаэль Латыповлар концерт программасы белән чыгыш ясады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

27 январь көне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге  Ватанына тугрылык үрнәге булгарак тарихка кереп калган.  Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын  җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре  әлеге уңайдан  укучылар белән берлектә «Ленинград блокадасы каһарманлык үрнәге»  дигән исем астында тарих сәгате уздырылды. Укучыларга әлеге исем астында тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче Н. Карбискаяның Ленинград блокадасына багышлап язылган «871 день» дигән китабына нигезләнеп, укучыларга  шәһәр халкы  кичергән  авырлыклар  турында  сөйләде. «Тормыш юлы», «Блокада икмәге» турындагы мәгълүматны да балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International