ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

    Эзмә авыл җирлегендә  өлкәннәр көненә, төрле елларда шушы җирлектә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы хезмәткәрләргә азык - төлек салынган пакетлар таратылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

     Эзмә авыл җирлегенең «Игенче» җәмгыятендә, өлкәннәр көненә багышлап, төрле елларда шушы җәмгыяттә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы хезмәткәрләргә азык - төлек салынган пакетлар таратылды.

    Хәзерге көнгә Җ.Ч.  «Игенче» җәмгыятендә  эшләгән, сигез авылда яшәүче  270 өлкән кеше исәпләнә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмэ авыл җирлегендә үзара салым акчаларына Олыяз авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл тозелде. Эшне ООО «Кристал» оешмасы башкарды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Эзмә авыл җирлегенен «Игенче» җәмгытенең Иләбәр авылы янындагы басудан кукурузны урып,  силос салу башланды. Быел кукурузның - Лимагрейн сорт-2195 ФАО 190 50 га. утыртылды.

     Тәҗрибәле hәм ышанычлы комбайнчы Газиянов Рөстәм Таhир улы  урып-җыюда беренче елын гына эшләми инде. Шоферлар яшел массаны силос базына вакытында ташып торалар. Яшел массаны таптап , тыгызлап тору өчен 2 берәмлек трактор куелган.

   Фотода: Газиянов Рөстәм Таhир улы.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

     Эзмә авыл җирлегенен «Игенче» җәмгыятенең Пүкәл комплексында, тудыру бүлегеннән күчерелгән,  100 hәм 500 башка исәпләнгән бозау үстерү торакларында 4 эшче хезмәт куя. Тәҗрибә hәм осталык, эш сөю hәм тырышлык аларга зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. 2017 елда бозау караучы Хайретдинова Люция Әмин кызынына, терлекчелек тармагында югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәне өчен «Атказанган терлекче» исеме бирелде. Шайдуллина Гөлнур Нури кызының шушы җәмгыяттә эшләгән гомуми стажы 46 елдан артып китә.

     Фотоларда: Хайретдинова Л.А., Шайдуллина Г.Н., Гусманова Ф.Г., Рамазанова Г.С.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенең «Игенче» җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Бүген хуҗалык басуларында өченче кат чаптырылган күпьеллык үләннәрдән азык хәзерли башладылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Эзмә авыл җирлегендә «Игенче» җәмгыяте пай җирләрен арендага биргән хуҗалыкларга ашлык бирә башлады. 1 га пай җире өчен аренда түләвенең күләме җәмгыять буенча 800 сум тәшкил итә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Эзмә авыл җирлегенен Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә "Хәзерге дөньяда террорчылык һәм экстримизм күренешләре" дигән темага әңгәмә үткәрелде. «Терроризм», «теракт» кебек сүзләрнең төшенчәләре һәм терроризм актлары кылу теләге тудыручы сәбәпләр ачылды. Шулай ук теракт янауы килеп чыккан очракта һәм заложник итеп алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде. Чара балаларның яраткан уеннары белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенең «Игенче» җәмгыятенә кергән сөт җитештерү комплексы Пүкәл авылы янында урнашкан. Комплекста 19 сыер савучы hәм 4 оператор хезмәт куя. Көндәлек савым ике сменада башкарылып, 1100 баш сыердан 25910 кг сөт тәшкил итә. Барлык эшчеләргә дә эш hәм ял итү өчен  унайлыклар тудырылган.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау эшләре төгәлләнде. Эшне «Сабинская ПМК «Мелиорация» ҖЧҖ оешмасы башкарды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International