ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

1 нче сентябрь көнне мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган яңа уку елы башланды. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, уңышлар гына алып килсен.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

«28» август көнне  Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов,  Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р.Ишниязов катнашты. Эзмә авыл җирлеге башлыгы  Шәйхетдинов А.Р. халык каршында 2015-2020 нчы елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020-2025 нчы елларда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенә кергән «Игенче» җәмгыятенең Эзмә бүлекчәсе басуларында көзге арыш культурасын чәчү башланды. Мирзагалләмов Рамиль Тимербай улы яңа 2020 елда алынган Кировец К-742  тракторында «Salford 522» чәчкече белән 345 гектарда көзге арыш чәчте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бакчада, болында үсүче чәчәчкләр матурлык үрнәге. Алар турында шагыйрьләребез матур шигырьләр иҗат иткәннәр. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре  укучылар белән берлектә табигать кочагында «Чәчәкле җәй – ямьле җәй!» дигән исем астында чәчәкләргә багышлап  эко-микрофон уздырдылар. Катнашучылар күргәзмәгә куелган төрле язучыларыбызның китапларыннан  чәчәкләргә багышланган шигырьләрне микрофонга укыдылар, бакчаларында үсүче яраткан гөлләре турында бай мәгълүмат җиткерделәр. Чара хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
август, 2020 ел
дүшәмбе

    Эзмә авыл җирлегенә кергән «Игенче» җәмгыятендэ жәйге каникуллар вакытында вакытлыча хезмәт килешүе нигезендә укучы балаларга эш урыннары булдырылды. Укучы балалар төрле эшләр: агарту, буяу, чүп үләннәре җыю hәм утыртылган чәчәкләр тәрбияләу эшләрен башкаралар.

     3 ай дәвамында 22 укучыга эш урыннары булдырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенә кергән «Игенче» җәмгыятенең Эзмә бүлекчәсе басуларында урып - җыю эшләре бөтен куәтенә бара. Көзге бодай hәм арыш культуралары суктырылып, hәр гектардан  42 ц. уныш алып амбарларга урнаштырылды. Бугенге көнгә борчак суктыру эшләре тэмамланды. Хэзерге вакытта Эзмэ булекчэсендэ ашлык эшкэрту комплексы төзелеше тэмамлану стадиясендэ.

    Көнне - тонгэ ялгап эшлэуче комбайнерлар: Нурисламов Айдар-Файзрахманов Рәдиф,  Мунавиров Хәйдәр - Кәримов Флюр, Зарипов Ленар -Каюмов Дамир   уз эшлэрен жиренэ житкереп, яратып башкаралар.

  Тимерханов Рафис техникаларны ягулык-майлау материаллары белән өзлексез тәэмин итеп тора. Хужалыкта көненә ике тапкыр кайнар ризык белән тукландыру оештырылган.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
август, 2020 ел
дүшәмбе

"Ямьле Саба" проекты кысаларында Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл китапханәсе, клуб белән берлектә, яшьләр өчен "Балачакка сәяхәт" дип исемләнгән туристик маршрут оештырды. Маршрутның беренче ноктасы "Юкәлек" булды. Бу урында безнең яшьләр балачак уеннарын искә төшерделәр һәм төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Маршрутының икенче ноктасы - элеккеге мәктәп - хәзерге мәчет. Рәхмәт сүзләре белән елмаеп, шул ук вакытта мәктәптә укыган вакытны сагынып искә алдылар. 3 нче номерлы ноктага сугыш ветераны Фаттахов Гаяз һәм тыл ветераны Фаттахова Камилә яшәгән йорт керде. Дүртенче пункт - элеккеге клуб - хәзерге кибет бинасы. Бу урында без яшьләр белән Музыкаль тукталыш ясадык һәм балачакта өйрәнгән җырларны башкардык. 5 нче нокта - спорт мәйданчыгы. Бу урында хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, гитарада уйнадылар, яраткан җырларын башкардылар. Чараны Саба районының 90 еллыгына багышланган "Сабам минем - гүзәл ягым" җыры белән төгәлләделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
август, 2020 ел
шимбә

Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, укучылар белән берлектә,  Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, “Ямьле Саба” проекты кысаларында, “Район тарихында урының данлы, авылым Иләбәрем” дигән исем астында квест-уен оештырдылар.Чара авылыбыз тарихын чагылдырган китап күргәзмәсе белән башланып китте. Уен вакытында катнашучылар махсус карталар ярдәмендә төрле тукталышлар буйлап сәяхәт иттеләр, авылда эшләп килгән кибет, мәчет, клуб тарихы белән таныштылар, авылның иң өлкән кешесе белән очраштылар. Квест уен районыбыз эмблемасын һәм флагын эзләп табу белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районының Эзмә авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Иләбәр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелеп тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
август, 2020 ел
дүшәмбе

«01» август көнне, язучы Роберт Миңнуллинның туган көненэ һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Эзмэ авыл жирлегенен Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр белән  «Туган телемә» дип исемләнгән Роберт Миннулиннын китапларына күзәтү ясадылар, анын шигырьлэрен кычкырып уку сэгате үткәрделәр. Балалар Р.Миңнуллинның шигырьләрен  яраталар, бик теләп укыйлар, чөнки язучы үзенең шигырьләрендә табигать матурлыгын җырлый һәм балаларга яхшы, кунелгэ утеп керэ торган шигырьләр язган.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International