ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан оештырылган «Ямьле Саба» проектына кушылып Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән берлектә  «Туган җирдә тамыр җәйгән нәсел» дигән исем астында авыл буйлап сәяхәт оештырдылар. Чара Иләбәр авылының үсешенә зур өлеш керткән чын җир кешеләре, Зариповлар нәселенә багышланды. 7 нче буын вәкиле, гомерен терлекчелеккә багышлаган, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе Гөлфия апа белән очраштык. Ул балаларга үзенең нәселе, хезмәттәге зур уңышларының сере белән уртаклашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Илэбэр авылы «Умырзая» балалар бакчасына 50 бала сыйдырышлы яна бина тозу эшләре бара. Эшне ООО «Ак таш» оешмасы башкара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районының Эзмә авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Иләбәр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелеп тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә ООО «Игенче» хужалыгында кызу эш вакыты – тулы куәткә терлек азыгы әзерләү бара. «22» июнгэ хуҗалыкта барлыгы 10 110 тонна сенаж һәм 3 445 центнер печән әзерләнде. Хуҗалыкның механизаторлары һәм башкаларның бердәм, килешенгән хезмәте нәтиҗәсендә терлекләргә яхшы сыйфатлы азык әзерләнә  дип әйтә алабыз. Авыл хезмәтчәннәренә уңайлы һава торышы һүм уңышлар телибез.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

«21» июнь көнне Эзмә авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар. Кулларындагы шәмнәр белән обелиск янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең  Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре Россия көне уңаеннан «Россия – безнең ил» дигән исем астында танып-белү сәгате уздырдылар. Катнашучыларга китапханәче  Россия тарихы,мәдәнияты, көнкүреше темаларын чагылдырган  бай  мәгълүмат  җиткерде. Соңыннан һәр бала үзенең хисләрен ак кәгазь битләренә  һәм асфальтка төшерелгән рәсемнәр аша белдерделәр. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең  Пүкәл авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Балалар һәм велоспорт» дип исемләнгән велоузыш оештырдылар. Барлык теләүчеләр туган авыл буйлап велосипедта йөрделэр, бик күп күңелле эмоцияләр һәм дәрт заряды ала алдылар. Китап күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында барлык катнашучылар да тәмле бүләкләр алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
июнь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән үзизоляция вакытында “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясенә старт бирелде, аның кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә азык-төлек җыелмаларын тарату оештырылды. Мондый җыелмаларны «12» май конне Эзмә авыл җирлегеннән 24 гаилә оченче тапкыр алды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, балалар белән асфальтта акбур белән рәсем ясау буенча «Мин кояш рәсемен ясыйм» дип исемләнгән бәйге үткәрделәр. Бу бәйге балаларның патриотик аңын формалаштыру, үз Ватаны өчен горурлык хисен тәрбияләү, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Балаларга Россия турында,  аның зур ил булуы,  күпмилләтле халыкларны берләштерүе,  без бер-беребезгә, табигатькә һәм ата-бабаларыбызның мәдәни мирасына хөрмәт белән карарга тиешлегебез турында сөйләнелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International