ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегенең Олыяз авылында урнашкан спортзал бинасын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Эшне  «Кристал» ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегендә 65 яшьтән өлкәнрәк һәм ялгыз яшәүче гражданнар өчен  волонтерлар тарафыннан азык-төлек һәм дарулар китерү оештырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты.  Эзмә авыл җирлегенең  «Әхмәтов Р.Г.» КФХ күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итте,аларга үзендә җитештерелгән азык-төлек пакетлары өләште. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 «Игенче» ҖЧҖе чәчү сезонына тулы әзерлек белән керә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Олыяз авылында  «Хафизов А.Р.» КФХ эшләп килә. Әлеге фермер 50 баш мөгезле эре терлек үстерү һәм үрчетү белән шөгыльләнә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлеге урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, урман янындагы территорияләрне барлыгы 6 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән бүлү буенча эш башкарылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2020 ел
шимбә

Бүген Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Эзмә авыл җирлегендәге мондый объектларны һәрдаим контрольдә тотабыз һәм төзекләндерәбез.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яз җитеп җир йөзе кардан арыну белән табигатьтә корылык башлана. Бу чорда бигрәктә коры үлән һәм урман-полосаларны янгыннан сакларга кирәк. 10  апрельдән 17 майга хәтле кертелгән янгынга каршы режим шартларында деподагы янгын сүндерү машинасының төзеклелеген  һәрдаим контрольдә тотабыз.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Илэбэр авылы «Умырзая» балалар бакчасына 50 бала сыйдырышлы яна бина тозу эшләре бара. Эшне ООО «Ак таш» оешмасы башкара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагим улы Эзмэ авыл җирлегенен  күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек пакетлары белән булышлык күрсәтте. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International