ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

«Саф сулы ямьле Саба» экологик проекты кысаларында Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авылында чишмә буенда «Яңгыр теләү» йоласы уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашында «Истиска» намазы укылды. «Яңгыр боткасы» пешереп, «Су сибешү» йоласы уздырылды. Яшьләр чишмә буенда яратып уйналган «Биш парлы», «Кульяулык алыш» уеннары искә төшерелде. Авылдагы чишмәләрнең тарихы барланып тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Иләбәр авылыннан чыккан үзешчән шагыйрә М.Манихова авылдашлары алдында чыгыш ясап яңа шигырьләрен укыды. Шагыйрәнең китапларыннан күргәзмә халыкта зур кызыксыну уятты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
август, 2021 ел
дүшәмбе

22 август Россия Флагы кабул ителгән көн. Россия флагы көне – ул россиялеләрнең барлык буыннары өчен бөек ил тарихын хөрмәтләү билгесе.

Бу уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән  «Слово о флаге» дигән исем астында тематик сәгать уздырылды. Катнашучылар Россия флагының тарихы турында видео белән таныштылар. Тематик күргәзмәгә күзәтү ясалды, флагтагы өч төснең ни аңлатканлыгы турында мәгълүмат җиткерелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә урта мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә, Эзмә авылы кырларында балалар өчен культпоход оештырдылар. Барунын максаты - балаларны ата-бабаларының тарихы белән таныштыру. Тарих укытучысы Наилә Мансуровна балаларга иске кабернең тарихын сөйләде. Саба районы авылларының нигезен урман һәм елга буйларында урнашкан борынгы бабаларыбыз салган. 1332 елда иске зиратта һәм Эзмә авылы урынында сакланып калган бик борынгы кабер плитәсе моңа дәлил булып тора. Бу кабер Хосәен исеменә куелган. Балалар бу тарих турында кызыксынып тыңладылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Балалар  өчен табигатькә, кошлар – хайваннарга багышланган матур хикәяләр иҗат иткән рус балалар язучысы, рәссам Евгений Чарушинның 2021 елда 120 еллык юбилее билгеләп үтелә. Шул уңайайдан «Писатель знакомый с детства» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылып Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе «Умырзая» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә танып – белү сәгате уздырды. «Добрый мир зверей и птиц Чарушина» дип исемләнгән әлеге чарада балалр язучы, аның әсәрләре белән таныштылар. Әсәрләрнең геройлары- кошлар,җәнлекләр турында бай мәгълүмат тупладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
август, 2021 ел
сишәмбе

«10» август көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләрне кунакка чакырдылар. Балалар һәм яшүсмерләр белән «Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Янгыннарның төп сәбәбе-ут белән файдаланганда кешеләрнең битарафлыгы: тәмәке тарту, янган шырпы, учаклар яндыру. Янгын сүндерүчеләр балаларга янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм янгын чыккан очракта булган гамәлләр турында сөйләделәр. Балаларга шырпы, электр приборлары белән уйнарга ярамавын аңлаттылар. Мәсәлән, кечкенә генә сүндерелмәгән учак аркасында урман яна ала. Урман янгыннары урман массивларының зур мәйданнарын юкка чыгарырга момкин. Алар урманда  яши торган күп кенә хайваннарны юк итә ала. Очрашу барысына да бик ошады, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тапшырылды. Бигрәк тә янгын сүндерү машинасы балаларда зур кызыксыну уятты, аларга янгын сүндергәндә кулланыла торган барлык җайланмалар кызыксындырды. Саубуллашканда балалар янгын сүндерүчеләргә кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Өтернәс авылында яшәуче Гайнетдинова Мәрьямбикә Вәлиулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов Россия Президенты котлавын тапшырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
август, 2021 ел
җомга

«Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» уңаеннан, «5» август көнне, Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Ике басу Арташ авылы мәдәният йорты янында «Күңелле ноталар» дип исемләнгән концерт үткәрделәр. Балалар башкаруында җырлар, биюләр тамашачыларны бик сөендерде, алар үз чиратларында чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр. Концерт ахырында барлык катнашучылар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында, Эзмә авыл җирлегенең Эзмә урта мәктәбе укучыларына букчалар һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды. Әлеге акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
август, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегенен Иләбәр авылында «Мобиль поликлиника» эшли башлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Эзмә авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау эшләре башланды. Эшне «Сабинская ПМК «Мелиорация» ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International