Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авылында җәяүлеләр өчен яңа тротуар салына. Эшне «Саба ПМК «Мелиорация», «МДСУ-1» оешмалары башкара.
Эзмэ авыл җирлегендә иске йортлар сүтү эше бара. Бүгенге көндә Олыяз авылында иске йортлар сүтелә.
Саба районының Эзмә авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Олыяз авылында авыл хуҗалыгы белгечләренә дип 3 яңа йорт төзелә башлады.
«10» октябрь көнне Эзмә авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы-2020», «Татарстан кроссы-2020» ярышы булып узды. Йөгерештә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авылында мәчет төзелеше башланды.
Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авылында җәяүлеләр өчен яңа тимер басма салынды. Эшне «Саба ПМК «Мелиорация» оешмасы башкарды.
Октябрьнең беренче көнендә Россиядә hэм дөньяның күп кенә башка илләрендә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Эзмә авыл җирлегендә өлкәннәр көненә, төрле елларда шушы җирлектә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы хезмәткәрләргә азык - төлек салынган пакетлар таратылды.
Эзмә авыл җирлегенең «Игенче» җәмгыятендә, өлкәннәр көненә багышлап, төрле елларда шушы җәмгыяттә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы хезмәткәрләргә азык - төлек салынган пакетлар таратылды.
Хәзерге көнгә Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә эшләгән, сигез авылда яшәүче 270 өлкән кеше исәпләнә.
Эзмэ авыл җирлегендә үзара салым акчаларына Олыяз авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл тозелде. Эшне ООО «Кристал» оешмасы башкарды.