Кышкы чорда юлларны вакытында чистарту авыл халкының тормышында зур роль уйный. Шуңа күрә Олы Кибәче авыл җирлегенең җирле әһәмияттәге юлларында кар күп яуганнан һәм бураннан соң Т-150 һәм Кировец тракторлары урамнарны кардан чистарту белән шөгыльләнә. Ә төбәк юлларын Татавтодорнын Саба филиалы техникасы чистарта.
Төзелеш объектларында хезмәтне саклау социаль җаваплылыкның гына түгел, икътисадый нәтиҗәлелекнең дә төп элементы булып тора. Саба муниципаль районында имин хезмәт шартлары тудыру мәсьәләләренә гомумреспублика сәясәтенә дә, җирле үсеш программаларына да зур игътибар бирелә.