Курсабаш авылында яшәүче Мөдәрис һәм Рәзилә Әхмәтҗанова гаиләсе үз территорияләрен чәчәкләр утыртып бизилэр. Бу чәчәкләр һәркемне гаҗәеп матурлыгы белән сөендерә. Матурлык һәр кешегә кирәк.
Концерт барышында матур җырлар яңгырады, халык уеннары уйнатылды. Тамашачылар концерт программасыннан көч алдылар,рәхәтләнеп күңелле ял иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.
14 августта «Курсабаш» ҖЧҖ базасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә үсемлекчелек һәм 2024 елның 1 августына терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм ветеринария хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Киңәшмә районда урып-җыю эшләренең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм алдагы чәчү кампаниясе турында фикер алышудан башланды. Ашлык киптерү комплексын һәм авыл хуҗалыгы техникасы һәм агрегатлары паркын карадылар.
Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиев катнашучыларны хуҗалыклар буенча терлекчелек буенча күрсәткечләр белән таныштырды. Аннары «Курсабаш» ҖЧҖенең орлыкландыру буенча технологы Светлана Фәсхетдинова хуҗалыкта ветеринария чараларын оештыру турында нотык белән чыгыш ясады. Сыерларны корыган чорга әзерләү, яңа туган бозаулар, яңа бозаулар белән үткәрелгән чаралар, шулай ук терлекләрне вакцинацияләү схемалары һәм сыерларны синхронлаштыру схемалары турында җентекләп сөйләде. Хуҗалыкта маститны вакытында ачыклау һәм дәвалауга, тоякларны эшкәртүгә аерым игътибар бирелә.
Шулай ук хуҗалыкның икътисадый күрсәткечләре турында хуҗалыкның баш бухгалтеры нотыгын да тыңладылар. 2024 елда үз акчаларына 13 683 мең сумлык техника сатып алынган. Таналар тоту өчен 100 башка исәпләнгән корпус төзелде. Булачак азык үзәге мәйданчыгында азык саклау склады төзелеше башланды. «Курсабаш» ҖЧҖендә һәркөнне 16 тоннадан артык сөт савыла, бер сыердан уртача 29 кг сөт савыла. Делаваль саву залы булган сөт комплексы һәм Lely фирмасының 4 роботы булган робот комплексы эшли.
Курсабаш авылында яшәүче Мустафина Җәүһәрия Дәүләтхан кызы үз территориясен чәчәкләр утыртып бизи. Бу чәчәкләр һәркемне гаҗәеп матурлыгы белән сөендерә. Матурлык һәр кешегә кирәк.
Курсабаш авылында үзара салым чаралары хисабына агач кисү һәм елгаларны чистарту эшләре тәмамланды.
Курсабаш авыл җирлегенә караган Сүлә авылында, урам уты лампалары светодиод яктырткычларга алыштырылды. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ААҖ башкарды.
Түбән Утар авыл клубында кино карау үткәрелде. Авыл халкы, балалар бик теләп кино карадылар, аралыштылар, ял иттеләр.
Сүлә авылында үзара салым чаралары хисабына агач кисү һәм елгаларны чистарту эшләре тәмамланды.
“Курсабаш” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!
Түбән Утар торак пунктында кәрәзле элемтә манарасы урнаштырылды.