ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Курсабаш авылында яшәүче Исламгалиевлар гаиләсе ярты гасырдан артык диярлек бергә яшиләр, шуның белән үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык барлыгын исбатлыйлар. Кадерле юбилярлар! Авыл җирлеге администрациясе исеменнән сезне котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Курсабаш  авылында да байтак еллар дәвамында тату гомер кичергән, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бихисап. Шуларның берсе Нәзирә һәм Маис Исламгалиевлар 2024 елның гыйнвар аенда бриллиант туйларын – гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләде.

    Маис Исламгали улы Курсабаш авылында сугыш башланырга  бер ел кала беренче бала булып дөньяга килә. Әтисен сугышның  беренче көннәреннән үк сугышка алып киткәннән соң, тормышның барлык авырлыгы  әнисенең җилкәсенә төшә, балага 3 яшь булганда каты авырудан әнисе вафат була.Әтисез, әнисез калган баланы туганнары үзләренә алып, чиратлап карыйлар.  Балалыктан иртә чыгарга туры килә Маис абыйга. Башка туганнары кебек үк, дөнья йөге тәртәсенә җигелә. Гомер буе уңган була ул, һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкара. Курсабашта башлангыч мәктәпне тәмамлагач, башкалар кебек, Югары Утар авылына йөреп белем ала. Кечкенәдән үк колхоз эшенә йөри башлый, ятимлек ачысын бик күп күргән егет,  тормыш арбасына ныгытып җигелә. Бәхетен читтән эзләми - киләчәк тормышын туган ягы белән бәйләргә карар итә егет, Курсабаш  авылының иң чибәр кызы Нәзирәне гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлый. Бербөтен булып яшәгәндә генә ныклы гаилә корып булуын аңлый алар. Бер кыз һәм ике улга гомер бүләк итеп, аларда да тик яхшы сыйфатлар гына тәрбиялиләр.

     Маис Исламгали улы бар гомерен колхозга багышлый, эшен плугарь,тракторчы ярдәмчесеннән башлаган егет баш инженерлыкка кадәр күтәрелә. 1975 нче елда аны “Победа” колхозының башлангыч партия оешмасына җитәкче итеп куялар, хезмәт урынының исеме үзгәрсә дә күберәк хуҗалыкның техника белән бәйле өлешен тарта ул.

      Хәләл җефете Нәзирә апа да авылда сыер савучы, китапханәче булып хезмәт куя. Олы кызлары Фәридә әнисенең юлын дәвам итеп Курсабашта 36 ел китапханәдә авыл халкына хезмәт куя, уллары Фәрит Казан шәһәрендә эшмәкәр булып матур, игелекле эшләре белән авылыбыз халкын сөендерә, кечкенә уллары Ленар шулай ук Курсабаш авылы кызы белән тормыш корып, әти-әниләре белән 36 ел бергә матур, үрнәк гайлә булып яшиләр. Бүгенге көндә әби бабайларын сөендереп 7 онык, 15 оныкчык кунакка кайталар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Сүлә авылы клубында “Өлкәннәр көне” бәйрәменә багышлап “Башваткыч” уены үткәрделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Адлерда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Кубогында, 3 нче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авылында яшәүче Шәйхетдиновлар гаиләсе ярты гасыр диярлек бергә яшиләр, шуның белән үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык барлыгын исбатлыйлар. Кадерле юбилярлар! Авыл җирлеге администрациясе исеменнән сезне котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

Шәйхетдинов Хәлил абый – 1952 елның  15 июлендә, Мөслимә апа 1954 елның 27 апрелендә Саба районы Курсабаш авылында дөньяга килгәннәр.

          Тормыш юлларын алар 1972 елның  15 июлендә Чиләбе өлкәсе Саткы районы Бакал шәһәрендә  башлап жибәрәләр. Хәлил абый армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Чиләбе өлкәсенә шахтага шахтер булып эшкә урнаша.  Курсабаш авылының чибәр кызы Мөслимә апа белән очрашып, тормыш юлларын 1972 елның  15 июлендә (Хәлил абыйның туган көнендә) Чиләбе өлкәсе Саткы районы Бакал шәһәрендә башлап җибәрәлар. Хәлил абый гомер буе шахтада эшли.

         Мөслимә апа да тормыш иптәше Хәлил абый белән Чиләбе өлкәсе Саткы районы Бакал шәһәренә китеп, пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында  пешекче һәм тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Алар 2 кыз бала тәрбияләп устерделәр. Кызлары Ләйсән белән Гөләрия Краснодар крае Крымск шәһәрендә гаиләләре белән яшиләр. Хәлил абый белән Мөслимә апаның 3 оныклары, 1 оныкчыклары бар.

        2016 елдан узләренең туган яклары Курсабаш авылына кайтып, йорт сатып алып, бүгенге көндә бер-берсенә иптәш булып, тигез, матур гомер кичерәләр.

     Хәлил абый белән Мөслимә апа хезмәтләреннән бердә зарланмадылар, бугенге көндә дә узләре башкарган хезмәтләрен искә алып, яшьлек елларын сагынып сөйлиләр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Балтач юл төзу оешмасы көче белән Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә  авылында юл төзелеше башланып китте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

“Курсабаш” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшен тәмамладылар. Булган уңышны югалтуларсыз вакытында җыеп алуга ирештеләр. Игенчеләргә Дан!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Утар торак пунктында элемтә вышкасы урнаштырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыятендә 14 нче, 15 нче  сентябрь көннәрендә, арендага биргән пай җирләре өчен һәм шушы җәмгыятьтә эшләүче эшчеләргә  хезмәт хакына ,  премия өлешенә ашлык бирелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International