Саба районынын Курсабаш авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Курсабаш авыл җирлегеннән волейбол командасы хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр ир-ат командалары арасында Саба муниципаль районы чемпионатында волейбол буенча көрәшне дәвам итә.
Түбән Утар авылында , Балтач районының "Энергоресурс" хезмәткәрләре тарафыннан , урам утлары светоид яктырткычларга алыштырылды. Барлыгы 20 лампочка куелды.
12 апрель көнне Сулэ авыл клубында "Галэм якын-бары тик кул суз гына" дигән слайд-әңгәмә үткәрелде.Балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр:беренче булып этлэрнен беренче космоска җибәрелуен, Юрий Гагарин – дөньяда беренче космонавт булуын, Алексей Леонов – ачык космоска чыккан беренче космонавт булу турында белделэр."Оча торган Комета " динэг уен да уйнадык.
Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты белән берлектә"Колке иленә сәяхәт"дип исемләнгән көлке бәйрәме үткәрелде. Балалар күңелле клоун Клепа белән Колке иленә киттеләр.Анда алар шаярдылар,уйнадылар,күңел ачтылар, биеделәр. Ә бәйрәм ахырында Клепа барлык балаларга сәламәт, күңелле булырга, әти-әниләрен тыңлауларын теләп, үзенең кояшлы шәһәренә юнәлде, истэлеккэ балаларга шарлар калдырды.
Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечлэре, Югары Утар балалар интернат-йортында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрүдә катнаштылар. Балалар Кыш Бабай, Нәүрүзбикә белән төрле уеннар,конкурслар уйнадылар.Чара барышында балалар татар халкының гореф-гадәтләре, гореф-гадәтләре турында бик күп яңалыклар белделәр.
Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.Бу бәйрәмгә бик күңелле һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә " Нәүрүзбикә «һәм» Кыш Бабай" бәйрәм хуҗалары чакырылган иде. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында тәмле чәй эчтеләр, барысын да коймак һәм ботка белән сыйландылар. "Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын.
Чара бәйрәм атмосферасы һәм катнашучыларның күтәренке кәефе тудырды.
20 март көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сүлә авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Курсабаш һәм Сүлә авылларында Нәүрүз бәйрәменә бүләкләр җыю оештырдылар. Җыен — Бирнә җыю-Нәүрүз һәм Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан оештырыла торган күптәнге традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.Такмаклар әйтеп, теләкләр теләп йөрдек. Халыкка үз рәхмәтләребезне җиткердек.
17 март көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл китапханәсе, "Ак калфак" клубы әгъзалары белән берлектә "Тылсымлы крючок"дип исемләнгән квадрат мотивлар бәйләү дәресе үткәрелде.Әлеге дәрес барышында китапханәче укучыларны бәйләү өчен җепләрнең төрләре һәм нинди булуы белән таныштырды, бәйләү өчен маркер ни өчен кирәк булуын, жепные һәм крючокнын номерын ничек дөрес сайларга кирәклеген аңлатты.
16 март көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Өч аю"дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.Тамаша барышында балалар әкият геройлары чыгышын кызыксынып карадылар. Чарадан соң балалар Әкият турында сораулар бирделәр һәм мәдәният белгечләреннән җаваплар алдылар.