25 сентябрьдән Эзмә авылында фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зөһрә Рәмзил кызы эшли башлый.
Зөһрә Рәмзил кызы (2001 елда туган) 2023 елда «Казан медицина көллияте»н «Лечебное дело» (квалификация - фельдшер) белгечлеге буенча тәмамлый.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә юлларны тәртиптә тотуга зур игътибар бирелә. Җәмгыятьнең сөтчелек комплексларына керү юлларына вак таш җәелде , амбарларга керү өчен күтәртелеп юллар салынды.
Олыяз мәдәният йортында, китапханә белән берлектә "Иң зур бәрәңге" дип исемләнгән бәрәңге бәйрәме оештырылды.
16 нчы сентябрь көнне узган "Милләт кроссы -2023" Бөтенроссия йөгерү көне һәм "Татарстан кроссы -2023" республика массакүләм ярышларында ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә эшләүче хезмәткәрләр дә катнашты.
Олыяз авылының Яңа урамында суүтгәргеч ленияләр салына башлады.
Эзмә авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау инспекторы белән гражданнарны кабул итү узды.
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Олыяз авылында КФХ Әхмәтов Г.Р. хужалыгында «Покорители полей» агитбригадасы эстафетасын оештырды.
2023 елның 7 нче сентябрендә «Игенче» ҖЧҖ дә кукуруз үстерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н.Миңнеханов, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин Г. Ш., «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ вәкилләре, Саба авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе белгечләре , район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, игенчелек буенча консультантлар, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы белгечләре катнашты.