ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша  халкыбызның  культурасы, тормыш-көнкүреше белән таныштыру максатыннан, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, 25.07 көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен  “Уйныйк әле милли уеннар” дип исемләнгән танып белү һәм күңел ачу программасы уздырды.

Чара барышында балаларга халкыбызның җәүһәрләре булган чиккән сөлге, читек, түбәтәй, калфак, чулпы, камзул турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук, балалар  милли уеннар, аларның тарихы белән таныштылар һәм   “Ат чабышы”, “Кашык кабып йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тартышу”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Миңлебай” “Түбәтәй” уеннарында бик теләп катнаштылар. Чара ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр бирелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, 24 июль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә клуб берләшмәләренә йөрүче балалар белән “ТАССР төзелүнең 100еллыгы” исеме астында кроссвордлар чиштек. Китапханәче ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, килеп туган сорауларга җаваплар табылды. “Республикам минем - Татарстан” исемле китап күргәзмәсе куелды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

19
июль, 2019 ел
җомга

17 июль конне ТАССРга 100 ел хэм Саба районына 90 ел тулу унаеннан Пукэл авыл клубы хэм китапханэсе хезмэткэрлэре "Ак калфак" хатын - кызлар клубына йоручелэр очен Саба районынын тарихи урыннарына сэяхэт оештырдылар. Сэяхэт дэвамында безне экскурсовод Тамчыгол Валиева маршрут буенча тукталган хэр урыннын тарихы белэн таныштырып барды. Маршрутыбыз Мингэр авылында урнашкан Соембикэ манарасы хэм музей бн танышудан башланды. Данлыклы Сатыш мэдрэсэ - музеенда булып, анда гарэпчэ язырга ойрэну буенча мастер класс карадык. Казанчы Бигэнэй авылында урнашкан ишан каберлегенэ зиярат кылдык. Соныннан Сабанын ямьле яр буенда хэм "Олимп" ял паркында ял итеп,  районыбызнын матурлыгына, чисталыгына сокланып, кутэренке кэеф белэн  таралыштык.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел #SABA 90
saby.tatarstan.ru

11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга әзерлек уңаеннан мәдәни чаралар уздырыла.Иләбәр авыл китапханәсе,клуб хезмәткәрләре бу уңайдан”Тарих эзләре буйлап” дигән исем астында җирлектә урнашкан тарихи урыннар буйлап велосәяхәткә чыктылар.Әби патша юлында урнашкан тарихи күпер белән таныштылар,”Мулла елгасы”,урыны гына калган элекеге Шмит авылы турында бай мәгълумат тупладылар.Сәяхәт табигать кочагында Н.Нәҗминең “ Туган тел” шигырен укып флэшмоб белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Кояшлы ил безнең ил» дигән рәсем конкурсы узды. Китапханә ягында балалар авыл,чишмәләр тарихы турында мәгьлүмәт  алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

   2019 елның мартында  балалар һәм укучыларда хисапчы һөнәре турында күзаллау булдыру максатыннан Финанс-бюджет палатасында " Минем әти-әнинең һөнәре” темасына иң яхшы иҗади эшкә балалар конкурсы узды. Оешмада 70тән артык бала бар, шуңа күрә конкурс яшь буенча 4 категориядә һәм өч номинациядә оештырылды: иң яхшы рәсем, иң яхшы хикәя һәм иң яхшы презентация. Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

ТАССР төзү буенча гамәли эш 1920 ел башыннан башлана. Февраль ахырында татар Республикасы турындагы нигезләмә проекты әзерләнде һәм халыкка игълан ителде.22 мартта Владимир Ильич Ленин Кремльдә РКП (б) ҮК каршындагы көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының үзәк бюросы җитәкче хезмәткәрләрен кабул итте һәм алар белән Татарстан АССР оешмасы белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты. Анда Иосиф Сталин, Сахиб-Гәрәй Сәетгалиев составындагы Татарстан Республикасы мәгариф буенча конкрет чаралар эшләү буенча махсус комиссия төзелде.27 майда ТАССР төзелү турындагы декретка кул куелды. Моңа кадәр хәзерге Татарстан Республикасы территориясе рәсми рәвештә дә, рәсми булмаган рәвештә дә Татариясе дә, Татарстан да юк иде.1920 елның 25 июнендә-совет Татариясен игълан итү көне бөтенхалык бәйрәме булды. 22 июнь көнне Арташ мәдәният йортының ике басуында без мәдәният хезмәткәрләре Олы Арташ төп мәктәбе каршындагы "Кояшкай"лагере балалары белән Могҗизалар кыры уены оештырдык. Уен алдыннан" Татарстан еллар аша караш"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Уенда балалар актив катнаштылар. Могҗизалар кыры ТАССР оешуга 100 ел тулу хөрмәтенә төзелде.Барлык сораулар да үзенчәлекле һәм кызыклы булды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Могҗизалар кыры уены балаларга ТАССР тарихын белергә тагын бер тапкыр ярдәм итте.

Тэги: ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

21
июнь, 2019 ел
җомга

    2020 ел истәлекле даталарга бай. ТАССрнын 100 еллыгы һәм  Саба районына 90 еллыгы унаеннан районыбыз мәдәният бүлеге фотосүрәтләр барлый. Гаиләгезне архивында элекеге тарихи биналар, бәйрәм, урам күренешләре саклана икән, Саба туган як өйрәнү музеена алып килүегезне сорыйбыз. Фотосүрәтләрнең скан вариантын алып калып, оригиналы үзегезгә кайтарачакбыз. Хөрмәтле райондашлар! Бергәләп тарихны барлыйк.

    Тулырак мәгълүматлар өчен 2-38-35 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегез сорала.

    Адресыбыз: Байлар Сабасы, Закир Йосупов урамы 47 йорт. Электрон адресыбыз: saba-museum@mail.ru

Тэги: ТАССРга 100 ел #SABA 90
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгы

Тэги: Мәдәният бүлеге ТАССРга 100 ел #SABA 90
saby.tatarstan.ru

19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2020 елда Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. ТАССР төзелү Татарстанның барлык халыклары тормышында зур тарихи вакыйга булып тора. Бу уңайдан 19 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Татарстан-бай төбәк!» - исеме астында, истәлекле датага багышланган «Могҗизалар кыры» уены оештырдылар.

Тэги: Мәдәният Бүлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International