ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Шәмәрдән авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Дәүләт программасының «Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү» федераль проекты кысаларында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча эшләр алып барыла. Эшләрне "МДСУ-1" ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.

Тэги: окс ОКС
saby.tatarstan.ru

31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» бинасын капиталь ремонтлауны карау

Тэги: окс ОКС
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.02.2024 нче елның № 372-р боерыгы нигезендә 2024 ел планына Иштуган авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау кертелгән (Саба үзәкләштерелгән авыл клуб системасының 7 нче филиалы). Әлеге объект буенча подряд оешмасы итеп "ПМК №159" ҖЧҖ билгеләнгән.

Тэги: окс ОКС
saby.tatarstan.ru

30 нчы июль конне Саба муниципаль районында эксперт группа катнашында 2024 елда "Безнең ишегалды" ишегалды территорияләрен төзекләндерү Республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндерүгә планлаштырылган ишегалды территорияләрен карап чыгу үткәрелде.

Тэги: окс ОКС
saby.tatarstan.ru

Дәүләт төзелеш контроле инспекциясе, "Татинвестгражданпроект" ДУП проект оешмасы, "АлтынГрупп" ҖЧҖ генераль подряд оешмасы, "АртСтрой" ҖЧҖ субподряд оешмасы вәкилләре катнашында "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССОның кан тамырлары үзәге төзелеше буенча киңәшмә узды. Киңәшмә катнашучылары объектның проект документациясе турында фикер алыштылар.

Тэги: окс ОКС
saby.tatarstan.ru

30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Госуслуги.Дом мобиль кушымтасы

Синең йортың синең кулыңда

- Идарәче оешмадан җаваплар алыгыз

- Өй чатларында сорауларны чишегез

- Гомумйорт җыелышларында катнашыгыз.

Тэги: окс ОКС
saby.tatarstan.ru

26
июль, 2024 ел
җомга

Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында бетон боҗралардан канализация коеларын герметизацияләү

Тэги: окс Шеморданское СП ОКС
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы буенча «Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү» Дәүләт программасының "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль проекты буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы торак пунктында 500 урынга исәпләнгән мәктәпкә җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары төзелә.

Тэги: окс ОКС
saby.tatarstan.ru

22
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Саба шәһәр җирлеге территориясендә спорт һәм балалар мәйданчыкларын ремонтлау эшләре "ПМК №159" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан төгәлләнде.

Тэги: окс ОКС
saby.tatarstan.ru

17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Арташ авылында спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланып килә. Эшне ҖЧҖ "ПМК 159" подряд оешмасы башкара.

Тэги: Арташ авыл җирлеге окс ОКС
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International